Театр корифее. Әлмәт театрының бренды. Ил агасы. Театрның намусы... Бу бәяләмәләрнең барысы да бер шәхескә - 70 яшен билгеләп үткән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Р.Төхфәтуллин премиясе иясе Камил Вәлиев турында. Болар хакында Мәдәният министрлыгы, җирлек хакимияте, юбилярның хезмәттәшләре, якташлары 12 октябрьдә узган юбилей кичәсендә искәрттеләр.