Әлмәт таңнары

5 октябрь 2012 яңалыклары

  • 5 октябрь 2012 - 10:24
    Әлмәт педагоглары - төбәк хәзинәсе
    Мәгариф идарәсе җитәкчесе Наҗия Хәйдәрова укытучылар көне уңаеннан драмтеатр бинасында узган тантанада хезмәттәшләре турында әнә шулай диде.
  • 5 октябрь 2012 - 05:40
    Әлмәттә кул сугышы буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси-команда чемпионаты узды
    3 октябрьдә Әлмәттә кул сугышы буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси-команда чемпионаты булып узды. Ул 1994 елда кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оператив хезмәткәре, милиция капитаны Владимир Апалонов истәлегенә багышланды.
  • 5 октябрь 2012 - 05:36
    РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров гражданнарны кабул итте
    Кичә, 4 октябрьдә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров гражданнарны кабул итте. Әлмәтлеләр депутатка төрле эчтәлектәге мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Нәдер авылында яшәүче Рауза Сөләйманованың бәхетсезлеккә очрап, күзен югалткан 15 яшьлек оныгына (кызчыкның әти-әнисе юк) озакламый протез сатып алуга финанс ярдәме күрсәтеләчәк - моның белән "Кайгырту" фонды шөгыльләнәчәк. Бу көнне барлыгы 5...
  • 5 октябрь 2012 - 04:52
    Сайлаулар якынлаша
    intertat.ru хәбәр иткәнчә, 14 октябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә җирле үзидарә советына депутатлар сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, ил күләмендә кандидатлар саны 40 меңгә җитә.
  • 5 октябрь 2012 - 04:28
    "Кайгырту" фонды изгелек юлында
    "Кайгырту" фонды хәйрия акцияләрен дәвам итә. Фонд вәкилләре Чуваш Сиренькиносында 7 бала әнисе һәм 10 онык әбисе Мария Терехованы сөендерде, аз тәэмин ителешле гаиләләрдән булган балаларга да киемнәр өләште. Чираттагы игелек өләшү чарасы шәһәребезнең хатын-кызлар комитеты белән берлектә оештырылды. Өлкәннәр көне уңаеннан фонд күркәм традиция буенча ветераннарга азык-төлек каплары тапшырды.
Реклама