Әлмәт таңнары

7 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 7 сентябрь 2012 - 10:15
    Казан студентларның академик ишү буенча дөнья чемпионатын кабул итте
    Кичә Ишү спорты төрләре үзәгендә 12 нче студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты ачылды. Бүген башланачак ярышта дөньяның 26 иленнән 278 спортсмен катнашачак.
  • 7 сентябрь 2012 - 09:54
    Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале бара
    5 сентябрьдә Казанда VIII халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Ул, алдагы еллардагы кебек үк, "мәдәниятлар диалогы аша - аралашу диалогына" дигән девиз белән уза һәм тамашачының хәзерге заман киноиндустриясенең әхлаклылык, толерантлык һәм гуманизм мәсьәләләрен яктыртуга үзенчә якын килгән иң яхшы фильмнары белән танышу урыны булып тора.
  • 7 сентябрь 2012 - 09:30
    Түбән Кама театрына Туфан Миңнуллин исеме бирелде
    Түбән Кама дәүләт драма театрына танылган драматург, татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исеме бирелде. Әлеге инициатива белән җирле актерлар чыккан. Ә ТР Мәдәният министрлыгында аларны хуплап каршы алганнр. Хәзерге вакытта Түбән Кама дәүләт драма театрында Туфан Миңнулинның берничә әсәре буенча куелган спектакльләр бара. Татар-информ
  • 7 сентябрь 2012 - 07:31
    Ипподром яңартыла
    Тамашачыларны җил-яңгырдан саклау өчен ипподромда да Сабантуй мәйданындагы кебек асылмалы түбә конструкциясе ясау планлаштырыла.
  • 7 сентябрь 2012 - 07:27
    Бассейн яңа сулыш алды
    Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йортында ремонттан соң бассейн ачылды.
  • 7 сентябрь 2012 - 06:59
    Әлмәтлеләр призерлар арасында
    Бию спорты - фристал-секвей буенча беренче тапкыр уздырылган Россия чемпионатында шәһәребезнең "Серпантин" спорт-бию клубында (җитәкчесе Әлфия Вәлиева) шөгыльләнүче балалар призер булып кайтты.
  • 7 сентябрь 2012 - 06:50
    Күңелле яшиләр
    Әлмәт музыка көллиятендә күркәм традиция буенча оештырылган "Сәламәтлек көне" спорт бәйрәме быел Универсиадага багышланды һәм КАИ студентларын да җыйды.
  • 7 сентябрь 2012 - 06:05
    Ныклы контрольдә
    Район башлыгы Мәҗит Салихов өлешләп һәм авария хәлендәге торакта яшәүчеләр өчен төзелүче торак йортларда булды, алардагы эш барышы белән танышты.
Реклама