Әлмәт таңнары

29 август 2012 яңалыклары

  • 29 август 2012 - 12:48
    Бәйрәмгә тагын бер бүләк
    "Татнефть" ААҖнең төп бинасы каршындагы мәйданда төзекләндергәннән соң истәлек ташын ачу тантанасы узды.
  • 29 август 2012 - 12:45
    ТР Президенты Указ бирде
    Татарстан Президентының "Әлмәт шәһәре төзелүнең 60 еллыгын һәм Татарстан Республикасында нефть ятмаларын эшкәртә башлауның 70 еллыгын бәйрәм итү турында"гы Указы гамәлгә керде. Карарда билгеләнгәнчә, бәйрәм 2013 елның сентябрендә билгеләп үтеләчәк. Юбилейларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Аңа республика башлыгы үзе рәислек итә.
  • 29 август 2012 - 12:27
    Күрегез: Безнекеләр!
    Әлмәтнең Новотроицк (авыл җирлеге башлыгы Илфат Гафиатуллин) һәм Кузайкино (Владимир Андреянов) авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр арасындагы икенче республика сморт-бәйгесендә җиңүгә иреште.
  • 29 август 2012 - 12:22
    Тоткарланган ярдәм кыйссасы
    Крымск фажигасе кайтавазы әлмәтлеләрне дә читләтеп узмады. Безнекеләрнең Краснодар краена җибәргән ярдәме турында түгел сүз. Апрель аенда Зәй елгасы ярларыннан ташып су баскан торак хуҗалары зыян өчен әле дә булса акчалата ярдәм ала алмый.
  • 29 август 2012 - 12:21
    “Сакаллы” төзелеш
    Нефтьчеләр урамындагы 11 А адресы буенча өлешләп түләү шарты белән сафка кертелә башлаган йортта төзелеш эшләре ноябрь ахырына төгәлләнер дигән өмет бар. Һәрхәлдә, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов төзелеш мәйданында журналистлар белән очрашуда шулай диде.
  • 29 август 2012 - 05:46
    Яңа технологияләр – яңа югары нәтиҗәләр
    "Әлмәтнефть"нең 60 еллык юбилее кысаларында федераль, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре 4 көнлек пресс-тур барышында идарәнең кайбер объектларына сәяхәт кылды, "Әлмәтнефть"тә гамәлгә кертелүче һәм нефть чыгаруда югары нәтиҗәләргә ирешүгә этәрүче яңа технологияләр белән танышты.
Реклама