Әлмәт таңнары

20 июль 2012 яңалыклары

  • 20 июль 2012 - 10:57
    Игътибар! Эзлибез!
    4 июльдә билгесез ханым алдау юлы белән өлкән яшьтәге пенсионер хатын-кызның 170 мең сум акчасын үзләштерә. Хәзерге вакытта шик астына алынган гражданканың шәхесе ачыкланды һәм аның кайда булуын тәгаенләү буенча оператив-эзләү чаралары тормышка ашырыла.
  • 20 июль 2012 - 10:55
    Полицейскийлар бәйрәм итте
    Һәр елны шәһәр һәм район Сабантуйлары көннәрендә полицейскийларга хезмәт урыннарында булырга туры килә. Шуңа күрә аларның үз корпоратив бәйрәмнәрен үткәрүләре традициягә әйләнде.
  • 20 июль 2012 - 10:52
    Әлмәт телевидениесендә - «Халык контроле»
    «Халык контроле» - республикабызда шундый исем астында дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Он-лайн сервис мөрәҗәгатьләрне тәртипкә салачак һәм власть белән халык арасында үзенчәлекле күпер ролен башкара­чак.
  • 20 июль 2012 - 10:26
    Иң яхшы ДПС экипажы – Әлмәттә!
    Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре 2012 елның икенче кварталы йомгаклары буенча "Иң яхшы ДПС экипажы" республика конкурсында җиңүче булдылар.
  • 20 июль 2012 - 10:22
    Бүген Казанда күренекле дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов белән хушлаштылар
    Кичә иртән үз йорты янында үтерелгән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов белән бүген Апанай мәчете ишегалдындагы мәйданда хушлаштылар.
  • 20 июль 2012 - 10:18
    Кичә Казанда башкарылган җинаятьләр буенча беренче шикләнелүчеләр кулга алынган
    ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегендә, РФ Җинаять-процессуаль кодексының 91 нче маддәсе нигезендә, Вәлиулла Якуповны үтерүдә һәм ТР мөфтие Илдус Фәизовны үтерергә җыенуда шикләнелгән 4 зат кулга алынган.
  • 20 июль 2012 - 06:50
    Ә сез ничә тел беләсез?
    Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, төрледән-төрле проектлар гамәлгә ашырылса да, иң отышлысы - шәхси үрнәк! Соңгы елларда модага ныклап кергән чит телләрне өйрәнү кирәк, әлбәттә. Ләкин без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез...
Реклама