"И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле", - дип телебезгә сокланып язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Әлбәттә, һәр милләт өчен үз туган теле шулай кадерле, якын. Аларның һәрберсенең үз матурлыгы, аһәңе, үзенчәлекләре бар. Безнең "моң" сүзен башка телләргә турыдан-туры тәрҗемә итеп булмаган кебек, аларда да шушындый ук сүзләр очрый.