Су коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаса да, инде елга-күл буйларында кызынучы, хәтта су керүче кешеләрне күрергә була. Әлмәт муниципаль районы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү комиссиясенең узган атнада үткән киңәйтелгән утырышы көн тәртибенә дә беренче булып шушы мәсьәлә куелган иде.