Әлмәт таңнары

23 май 2012 яңалыклары

  • 23 май 2012 - 11:45
    10 гаиләгә торак сатып алыначак
    11-13 апрель көннәрендә Дала Зәе елгасы ташу нәтиҗәсендә Әлмәт зонасында Урсалы, Иске Әлмәт, Мактама, Тихоновканың бер өлешен су басты. Әлмәтлеләрнең милкенә килгән зыян күләмен билгеләү һәм табигать бәла-казасы нәтиҗәләре белән танышу өчен республика комиссиясе төзелеп, ул хәлгә урында бәя бирде.
  • 23 май 2012 - 11:29
    Сыер савучылар Сабан туе
    Әлмәт муниципаль районында сыер савучылар, көтү яңарту буенча технологлар арасында һәр елны бәйге уздырыла. Республика районнарында мондый чаралар үткәрү онытылып барса да, әлмәтлеләр аны истә калырлык, терлекчелек хезмәтчәннәренең Сабан туе итеп оештыра. Бәлки шуңадыр да әлеге бәйгене хуҗалыкларда көтеп алалар.
  • 23 май 2012 - 11:20
    Сабыйларга ярдәм итик
    "ТАТМЕДИА" ААҖ филиаллары - "Әлмәт таңнары", "Знамя труда" газеталары һәм АРТВ балалар шифиханәсендә тәрбияләнүче, ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларга кием-салымнар җыеп ярдәм оештыра.
  • 23 май 2012 - 11:17
    Ватан дип типсен йөрәкләр
    22 май көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне булып узды. Тантаналы чара егетләргә бер ел дәвамында җитәрлек көч-куәт бирде, кыю булырга өндәде. Анда студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар чакырулы иде.
  • 23 май 2012 - 11:14
    Халкыбызның энҗе-җәүһәрләре
    Балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүче яшь белгечләр 22 май көнне үзләренең осталыкларын күрсәтте - 39 нчы балалар бакчасында туган телебезгә багышланган бәйге булып узды.
Реклама