Әлмәт таңнары

2 май 2012 яңалыклары

  • 2 май 2012 - 09:59
    «Кайгырту» – зур җаваплылык
    Төбәгебездә яңа хәйрия фонды туды. «Кайгырту» исемендәге әлеге фондны РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Фазлытдин улы Әбүбакиров оештырды. Апрель ахырында аны тәкъдир итү чарасы узды.
  • 2 май 2012 - 09:48
    Нәниләр мәктәпкә әзер!
    27 апрель көнне балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә "Любознайка"ның 15 еллыгына багышланган бәйрәм тамашасы булып узды. Әлеге чор эчендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсеш мәктәбен якынча 2 мең бала тәмамлаган.
  • 2 май 2012 - 07:55
    Премьерага багышлап флешмоб узды
    Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт татар дәүләт драма театры озакламый безне премьера белән сөендерәчәк: Туфан Миңнуллинның "Акбай һәм сарык малае" дип исемләнгән музыкаль әкиятне режиссер Гүзәл Акбердина сәхнәләштерә.
  • 2 май 2012 - 07:42
    “Гаделлек төзелеше!”
    Халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган 1 Май Әлмәт муниципаль районында быел да оешкан төстә узды. Нефтьчеләр мәйданы һәркемне Яз һәм Хезмәт бәйрәменә чакырып иртәдән үк гөрли башлады.
  • 2 май 2012 - 06:05
    Туфан Миңнуллин вафат
    Бүген татар халкы зур югалту кичерде - яраткан драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин арабыздан китте. Олуг шәхес безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Туганнарының, якыннарының һәм бөтен татар халкының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Реклама