Әлмәт таңнары

15 март 2012 яңалыклары

  • 15 март 2012 - 06:56
    Әлегә грипп юк
    Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, әлегә Әлмәт шәһәрендә һәм районында грипп белән авыручылар теркәлмәгән.
  • 15 март 2012 - 06:14
    Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә
    17 март көнне ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллинның якты истәлегенә багышлап милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры булып узачак. Спорт чарасы Кәләй урта мәктәбендә оештырыла. Ярыш 10 сәгатьтә башлана.
  • 15 март 2012 - 06:08
    Әлмәттә "Театр атналыгы" узачак
    Халыкара театр көне көне уңаеннан 27-31 мартта Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Театр атналыгы" узачак.
  • 15 март 2012 - 06:01
    ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлегендә – яңа рәис
    ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлегенә яңа рәис сайланды.
  • 15 март 2012 - 05:37
    Президент ярышлары башланды
    Әлмәтнең 16 нчы мәктәбендә Президент ярышларын тантанлы ачу булды.
  • 15 март 2012 - 05:29
    Урманнар чистартылачак
    ТР Министрлар Кабинеты Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарның санитария-экологик торышын яхшырту максатыннан 15 апрельдән 15 июньгә һәм 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе уздыру турындагы тәкъдимен кабул итте.
Реклама