19 июль 2018 яңалыклары
-
Әлмәттә җинаятьчелек кимегән
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Дамир Гарипов хәбәр иткәнчә, быелның ярты елында районда җинаятьләр 8,5 процентка кимегән (865).
-
Әлмәтлеләрне алдыйлар
Әледән-әле кисәтүләргә дә карамастан, халык һаман алдана. Күпчелек телефон һәм интернет аша кырыгалдарлар кармагына төшә.
-
Озын гомерле японнарның сере
Япониядә 50 мең кешенең яше 100 дән узып киткән. Тагын 15 елдан бер гасыр яшәүче японлыларның саны миллионнан артачак. Гомер озынлыгы һәм тормыш сыйфаты буенча мондый күрсәткечләр дөньяның башка бер генә илендә дә юк.
-
5 әлмәтлене елан чаккан
Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда күпчелек кешеләр үз бакчаларында зыян күргән.
-
Бер әлмәтле үз хатынын көрәк белән үтерергә янаган
Әлеге ханымга полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итергә туры килгән.
-
Уразованың 10 минутта төшергән КЛИБЫН бер көндә 33000 кеше караган [+ВИДЕО]
Гүзәл Уразованың 10 минут эчендә төшергән өр-яңа клибы бер тәүлек эчендә 33000 карау җыйган. "Нигә генә“ җырының көен Илдус Дәүләнов, сүзләрен Гөлфия Шакирова язган.
-
Әлмәт җылылык челтәрләре белән Түбән Кама ТЭЦы идарә итәчәк
Нефтьчеләр каласының җылылык челтәрләре “Татнефть” бизнес-проектының бер өлеше булды.
-
Гыйнвардан алып майга кадәр Россиядә халык саны 77,8 мең кешегә кимегән
2017 ел нәтиҗәләре буенча, халык саны 77,4 мең кешегә артуы теркәлгән булган.
-
Чаллыда ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган [+ВИДЕО]
Балалар мәйданчыгын чүпләмәгез, дип кисәтү ясаган ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте
-
Бүген IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлый
Форумда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән - барлыгы 1100 делегат, шул исәптән Татарстаннан 80 дин әһеле катнашыр, дип көтелә.