15 декабрь 2018 яңалыклары
-
Белеп егылган еламый
Егылуның да рәте бар! Казан табиблары кышкы чорда әнә шул кагыйдәне истән чыгармаска чакыра. Әле кыш рәтләп башланырга да өлгермәде, башкала травпунктларына мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан инде. Табиблар: “Зәмһәрир суыклар башлангач, ни булыр?” – дип баш вата.
-
Иң матур бию – татар биюе
Бездә генә куллар да, аяклар да бии. Ни дисәң дә, иң матур бию – татар биюе инде... Камал театрында ул көнне шуңа охшаш фикерләрне еш ишетергә туры килде. Чөнки бу юлы халыкны театрга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җыйды. Ансамбль көчле тавышлы солистлары, халкыбыз хәзинәсендәге иң матур җырлары, борынгы үрнәкләрдән алып стильләштерелгән заманча биюләре белән истә калды. “Халкыбызның мирасы” дигән концерт сокландырды, елмайтты, елатты да.
-
“Сау булыгыз!” – Гөлназ Асаева сәхнәдән китә?
Гөлназ Асаеваның сәхнәдән китүе турындагы хәбәр соцчелтәрләрдә яшен тизлеге белән таралды. Тамашачылар җырчының кая китүен уйлап баш вата: “Әллә кияүгә чыгамы?”, “Бәлки Мәскәүгә күченәдер?” диләр.
-
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде
11 сыйныф укучылары инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча БДИ бирә алачак.
-
Минниханов призвал оградить самозанятых от излишних проверок
Новый режим для самозанятых предполагает онлайн-взаимодействие с налоговиками и минимальные ставки в 4% и 6%.
-
Озак йоклама, бөтенләй уянмаска мөмкинсең!
Галимнәр 8 сәгатьтән артык йокы симертүнең йөрәк, кан тамырлары авыруларына, хәтта үлемгә сәбәпче булуын ачыклаган.
-
Краснодар краенда фура белән автобус бәрелешеп, дүрт кеше үлгән, унтугыз кеше имгәнгән
Һәлакәттә тагын унтугыз кеше имгәнгән.
-
Россиядә хезмәт кенәгәләрен электрон форматка күчерергә җыеналар
2021 елның 1 гыйнварыннан эштән азат итү һәм эшкә кабул итү фактлары "икенче көн" режимында теркәләчәк, диде Максим Топилин.
-
Бөтендөнья татар конгрессы бинасы диварында сәгать барлыкка килде
Конгресс бинасы диварына Театр һәм Карл Маркс урамнары ягыннан ике зур сәгать урнаштырдылар.
-
Силуанов: Прорывное развитие России невозможно без совместной работы регионов и центра
Татарстан успешно справляется с поставленными федеральным центром задачами, считает первый вице-премьер РФ.
-
Автобуска соңга калган балалар әтиләрен баета
Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә яшәүче Кевин Фенвикка балаларының мәктәп автобусына соңлавы байлык китерә, дип яза Өмет.
-
Чал чәчләр модага керәчәк
Табигый матурлыкны күрә белергә кирәк!
-
Сезгә акча мөһимрәкме, сәламәтлекме?
Социологлар россиялеләрнең Яңа ел төнендә нинди теләкләр теләвен белгән.
-
Яңа ел табыны койкасыз булмый
Аны әзерләү күпмегә төшә?
-
Дөрес туклану – авыруларны булдырмау ул!
Кефир. Аны җитештерү технологиясе сөт үзе кефирга әверелә торган активбифидобактерияләр һәм лактобактерияләр катнашуын күздә тота. Кефирда пробиотикларның концентрациясе башка сөт продуктларына караганда күбрәк, ә кальций кефирны чын энергетик коктейль итәргә сәләтле.