10 август 2018 яңалыклары
-
“Зөләйха күзләрен ача” сериалында Мортаза һәм Упыриха рольләрен уйнаучылар билгеле булды
Гүзәл Яхина романы буенча язылган сериал август ахырында Пермьдә төшереләчәк.
-
Әлмәт яшүсмерләре эшкә урнаша
Җәйге каникуллар башланганнан бирле Әлмәт мәшгульлек үзәгендә укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькәчә 95 балигъ булмаган баланы вакытлыча эшкә урнаштыру буенча 12 килешү теркәлде.
-
Дәресеңне үзең әзерлә!
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Янә дәрес әзерләүләр, кагыйдәләр, математик формулаларны ятлау башланачак. Эшкә дә йөгерергә, өйдәге мәшәкатьләргә дә өлгерергә, балага дәрес әзерләргә дә ярдәмләшергә кирәк булачак.
-
Мәтрүшкә җыйдыгызмы?
Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар.
-
Әлмәттә 694 эш урыны бар
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге предприятие-оешмаларда 10 августка барлыгы 694 вакантлы эш урыны барлыгын хәбәр итә.
-
Д.Медведев олы яшьтәгеләрне эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы кертү ихтималын әйтте
"Әгәр мондый тәкъдимнәр ясалса, аларны Парламент һәм Президент хуплаячак", - дигән Премьер-министр.
-
Тәрәзә челтәрең ак булсын дисәң
Җәй буе кояш күзендә булган челтәрләрнең аклыгы югала. Шуңа да челтәрләрне агартуның гади генә ысулын тәкъдим итәбез.
-
Татарстанда егерме кеше утырган рейс автобусындагы исерек йөртүчене тоткарлаганнар
Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр.
-
Әлмәт оешмасы җаваплылыкка тартылды
Экологлар тәлап иткәнчә оешма чистарту эшләре алып барачак.
-
Бүген Әлмәттә светофор сүндерелә
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.
-
Бәрәңгене ничек сакларга?
Бәрәңгене алырга атна-ун көн калгач, аның сабагын 10-15 сантиметр калдырып чабарга һәм җыеп алырга кирәк. Әмма бәрәңгеләрнең сабакка тиюенә юл куярга ярамый. Чөнки сабак еш кына фитофтора белән зарарланган була һәм җыелган уңышка аны йоктыруы ихтимал. Фитофторалы бәрәңге тәүдә — кара-зәңгәрсу, ә аннары көрән таплар белән каплана. Мондый бәрәңге бик тиз чери һәм куллануга тәкъдим ителми. Әгәр ашарга уйласагыз, зарарланган урыннарын тирән итеп кисеп ташлагыз.
-
Фото сөючеләрне “Россия сулары” бәйгесендә катнашырга чакыралар
Россиядәге елга, күлләргә, сулыкларга багышланган фотографияләр бәйгесе быелның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Татарстан укытучылары өч ел эчендә 45 мең яңа ноутбук алды
Республика педагоглары компьютер техникасын “Укытучыга – ноутбук” программасы буенча яңартты.