Әлмәт таңнары

«Әлмәт таңнары» #Әлмәткә65 флешмобы игълан итә

Яраткан шәһәребез тиздән үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу чарадан без дә читтә кала алмадык. Шул уңайдан «Әлмәт таңнары» газетасы үзенең язылучыларын #Әлмәткә65 флешмобында катнашырга чакыра.

Әгәр син дә безнең кебек яшәгән шәһәреңә карата битараф түгел икән, безгә кушыл! 

Флешмобта катнашу тәртибе: 

1. Нефтьчеләр каласына багышланган шигырьне укып, видеога төшер. 
2. Видеоязманы Инстаграм аккаунтына #Әлмәткә65 хэштеге белән урнаштыр. Шулай ук «Әлмәт таңнары» газетасын @almet_tannary да билгеләргә онытма. 

Видеоязмалар almet-rt.ru сайтына да урнаштырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: