Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Әтисенең тарихы белән Татарстанның халык артисты Сәкинә Минханова таныштыра

Ишмөхәммәтов Габдрахман Әлмөхәммәт улы 1917 елда Балык Бистәсе районының Яңарыш авылында туа.

1935 елда армия сафларына алына, армиягә кадәр Чистай медицина училищесына укырга керә. Табиб булырга хыяллана.

Армиядә хезмәт иткәч, яңадан укуын дәвам итәргә уйлый, ләкин әтисе hәм абыйсы вафат булу сәбәпле, сеңелләрен тәрбияләү өчен яшь егет укуын тәмамламыйча, эшкә урнаша. 

1941 елда сугышка китә. Украина фронтында хезмәт итә hәм Германиягә кадәр барып җитә. 

Сугыш тәмамлангач, ул туган авылына кайта. 1977 елда вафат була. "Әтиебез батырлыгы мәңгегә хәтердә", - ди Сәкинә Минханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса