Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Үлемсез полк - Ибраһим Нәҗметдинов

Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикморатова әтисе Ибраһим Нәҗметдинов турында сөйли

Ибраһим Нәҗметдинов 1908 елның 7 гыйнварында Арча районы Иске Ябаш авылында дүртенче бала булып дөньяга килә.

Дошманга каршы көрәшкәике абыйсы белән китә.Сугышның беренче көннәреннән алып ахырына кадәр көрәшә алар. Ибраһимның Галимҗан һәм Сәлимҗан исемле ике абыйсы да яу кырында ятып кала.

Ибраһим Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый.

Шул дәвердә аның күкрәгенә ике Кызыл Йолдыз ордены, уннан артык медаль тагыла. Яулап алган һәр шәһәр өчен аларны медаль белән бүләкләгәннәр.
Ул тугыз тапкыр җәрәхәтләнә һәр һәр ярасы төзәлү белән тагын яу кырына бара.

Ибраһим байрак йөртүче була. 8 май көнне дә Берлинда аның күкрәгенә медаль кадаганнар.

"Батырлыклары мәңге үлемсез. Аларның үзләре кебек үк үлемсез батырлык мәңге безнең йөрәкләрдә сакланырга тиеш. Яу кырында безнең бүгенге аяз күгебез, бәхетле тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмыйча ятып калган солдатлар өчен без гомерлек бурычлы. Батыр әтиемне без бүген дә зур горурлык белән искә алабыз. Аның рухы алдында, аның чиксез батырлыгы каршында башыбызны иеп, бетмәс рәхмәтләребезне әйтәбез", - ди Фәймә Бикморатова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса