Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Хөсәен Сәүбәнов турында оныгы Камилә сөйли

Хөсәен Сәүбән улы Сәүбәнов 1916 елның 9 сентябрендә Әлмәт районы Чупай авылында туа.

1941 елда фронтка чакырыла. 85 нче артиллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә.

Великие Луки шәһәре өчен көрәшләрдә катнашкан. Әсирлеккә эләгеп тә ул безнең җиңүгә ышанычын югалтмаган.

Җиңү көнен Хөсәен ага хәрби госпитальдә каршылаган. Сугыштан соңгы вакытта киномеханик булып эшләгән.  

Күптапкырлар орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

1994 елның 28 апрелендә арабыздан бакыйлыкка күчкән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса