Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Малик Гарипов һәм Хөмәйрә Мостафина турындагы истәлекләре белән оныклары Рамазан Гарипов уртаклаша

Минем бабамның әтисе Малик Гарип улы Гарипов 1920 елның 20 маенда Азнакай районының Балтач авылында туа.

1940 елның 5 маенда хәрби хезмәткә алына. Биредә бабай сугыш дигәне белән күзгә-күз очраша. Ул 43 нче укчы дивизиянең 65 нче укчы полкында хезмәт итә.

Батырлыгы өчен 1944 елда "Сугышчан казанышлары өчен" медале белән бүләкләнә.

Күптапкырлар дошман тылына үтеп кереп, дошманның ут системасы турында кыйммәтле мәгълүматлар китерә.

Сугыштан соң ул колхозда бригадир, аннары авыл Советы рәисе булып хезмәт куя.

Үзе кебек үк фронттан кайткан Хөмәйрә Мостафина белән гаилә кора. Алар бергәләп 3 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. 

Тик 1973 елның 3 июлендә ул арабыздан китеп барды.

Минем әбием Хөмәйрә Мостафина 1923 елның 1 февралендә Азнакай районының Чалпы авылында туа.
Хисапчылар курсын тәмамлаганнан соң Райком юлламасы буенча Азнакай районының Баланлы-Бүләк авылында баш хисапчы булып эшли.

Үзенең хәрби юлын ул 1943 елда Мәскәүдә башлап җибәрә. Тула, Полтава, Украина, Польша һәм Чехословакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 

Бөек Җиңүне әби Германия чигендәге Гомен шәһәрендә каршылый.

Ватан сугышы ордены, "Жуков" медале һәм башка бик күп бүләкләргә лаек була.

Сугыштан соң шулай ук хисапчы булып эшләвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса