Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Оксана Вәлиуллина бабасы Фрол Шумин турындагы истәлекләре белән уртаклаша

Фрол Иван улы Шумин 1913 елда Әлмәт районының Кәләй авылында туа.

Приморск краенда Ханса күле янында  хезмәт итә. Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. 1942 елда каты яраланып, Казан госпиталенә җибәрелә.

Снаряд кыйпылчыгыннан зыян күргән була. 

Савыкканнан соң колхозда эшли, парторг һәм авыл Советы рәисе була. 

Казан шәһәрендә бакчачыга укып, алма бакчасы утырта. 1973 елга кадәр шунда эшли. 

"Гаиләдә истәлекле әйберләр һәм фотолар саклана. Без барлык истәлекләрне буыннан-буынга күчерәбез. Әни һәрвакыт безгә әби белән бабайга сугыш елларында авыр булганлыгы турында сөйли. Алар бергәләп 9 бала тәрбияләп үстергән. Без әби-бабайны һәрвакыт хәтерлибез һәм горурланып искә алабыз!",- ди Оксана Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса