Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Үлемсез полк - Заһит Әминов

Заһит Әминов 1910 елда Азнакай районы Балтач авылында крестьян гаиләсендә туа.

"Кызыл Октябрь" колхозында хезмәт куя. Фин hәм Япон сугышларында катнаша. 1941 елның 22 июнендә Ютазы районыннан Бөек Ватан сугышына китә.Авторотаның 685 нче отрядында сержант була.

"Сугышчан батырлыклары өчен" медале белән бүләкләнә.

Сугыштан 1945 елның 19 июлендә кайтып, туган авылында  шофер булып эшләвен дәвам итә.  

Тормыш иптәше белән 3 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. 

1986 елның 22 февралендә туган җирендә бакыйлыкка күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса