Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Үлемсез полк - Барый Нуриев

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Ләйсән Нуриева үзенең бабасы Барый Нуриев турында сөйли.

Барый Нуриев 1926 елның 16 гыйнварында хәзерге Спасс районының Янбахты авылында дөньяга килә. 

1943 елның 16 ноябрендә 17 яше тулган егет Кызыл Армия сафларына алына. 1944 елның маеннан 1947 елга кадәр 127 нче мотоукчылар полкында хезмәт итә. 

1945 елның 9 августында Барый ага Япон сугышына китә. Туган җиренә кайта алмыйча, 1947 елның гыйнварыннан 1950 елның апреленә кадәр хәрби хезмәтен 31671 нче частьтә дәвам итә.

Барый Нуриев үзенең туган нигезенә бары тик 1950 елда гына әйләнеп кайта. Тормыш иптәше Мәрьям белән 3 малай һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Барый Нуриев - бик күп медаль һәм орденнар иясе. Алар арасында "Японияне җиңгән өчен" медале дә бар. 1985 елда ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Барый Нуриевның арабыздан киткәненә 8 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса