Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Үлемсез полк - Миңнулла Латыйпов

Илзирә Гарипова бабасының әтисе Миңнулла Латыйпов турында искә ала

Миңнулла Гариф улы Латыйпов 1925 елның 9 гыйнварында Азнакай районының Балтач авылындагы күпбалалы гаиләдә туа. Әтисе Гариф һәм әнисе Миңнеҗамал аны эшсөючән, гадел һәм батыр йөрәкле итеп үстерә. Мәктәптә дүрт ел белем алганнан соң ул колхозга терлек караучы булып эшкә керә. 

1942 елда Миңнулла үз теләге белән фронтка китеп, 102 нче укчылар гвардиясендә хезмәт итә. 1944 елда җилкәсенә снаряд кыйпылчыгы эләгеп яралануга да карамастан, дошманга каршы көрәшүен дәвам итә. Сталинград, Белоруссия, Румыния һәм Венгрияне азат итүдә катнаша. Бөек Җиңүне Миңнулла Латыйпов Будапештта каршылый.

Өч тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

1947 елда туган ягына кайтып, "Кызыл Октябрь" колхозында бригадир булып эшли башлый.

1949 елның 9 апрелендә дәү әбием Таһирага өйләнә. Алар бергәләшеп ике ул һәм 4 кыз бала үстерә. 

1985 елда лаеклы ялга чыкса да 1988 елга кадәр ул туган колхозында фуражир булып эшли. 
 Якты дөнья белән 2004 елның 15 июнендә хушлаша. 

"Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә яши. Бабай безгә әтисенең гадел, түзем һәм тормыштан беркайчан да зарланмас кеше булуы турында еш сөйли", - дип истәлекләре белән уртаклаша Илзирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса