Гаилә тарихларында ачы сугыш эзе
Сугыш беткәнгә сигез дистә ел узды. Дәһшәтле еллар шаукымы кагылмаган бер генә йорт та юктыр
Сыгылдырып сынаган шул чорда фронттагылар, тылдагыларның җиңүгә булган көчле омтылышы сокландыра, горурлык хисе уята.
Яудагыларның каһарманлыгы белән беррәттән, үзләрен аямыйча, ач-ялангач хәлдә, көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренең җиңүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. Шунысы куанычлы, бүген сугыш һәм тыл ветераннарына игътибар һәм хөрмәт арта бара. Җиңүчеләр сафы кимесә дә, беркем дә, бернәрсә дә онытылмый, халык хәтерендә яши. Шуларның берсе - тумышы белән Зәй районы Югары Мәлем авылыннан булган тыл һәм нефть тармагы ветераны Мөхәммәтхәниф Сәхабетдин улы Абзалов.
Сугыш башлану белән колхоз рәисе Сәхабетдин Абзалов гаиләсеннән 18 яше дә тулмаган өлкән улы Камил дә сугышка китә. Басу капкасы янында үскән ялгыз агач китүчеләрнең моңсу җырларына да, үзәкне өздереп, бәгырьләрне телгәләгән гармун тавышларына да, ятимнәрнең ярсып, тәгәрәп елаганына да, әни-әбиләрнең соңгы үгет-нәсыйхәтләре һәм изге юл догаларына - барысына да шаһит.
Бер елдан соң Сәхабетдин дә повестка ала. Җәмәгате Гайнелҗинан апа әнисе - авыру карчык һәм дүрт бала белән кала. Камил белән Сәхабетдиннән өчпочмаклы фронт хатлары көтеп яши башлыйлар.
Гайнелҗинан башта иренең Мәскәү янында сугышта хәбәрсез югалуы турында, ә 1943 елны «Улыгыз Камил Абзалов Сталинград өлкәсенең Городищенский районында барган бәрелешләрдә батырларча һәлак булды» дигән хәбәр ала. Мөхәммәтхәниф әтисе һәм абыйсын югалтудан җитдиләнеп, олыга сан булып кала, әнисе, туганнарының бар өмете хәзер анда.
Дуамал малны тәртә арасына кертеп
Ул көзләрен колхоз үгезен җигеп, әтисеннән калган иске чикмәнне, башына бүреген киеп, күрше Сарман районы Петровка авылына торф ташый. Атлар җитмәгәнлектән, күп эшләргә үгез җигәргә туры килә. Ә аны җигү - хәтәр куркыныч эш. Буыннары да ныгымаган яшүсмергә бу дуамал хайванны тәртә арасына кертеп, аның белән шактый изаланырга туры килә. Юл озын, шаулы кара урман да чыгасы бар. Кичкәрәк калсаң, бүреләр улавы сагайта. Мөхәммәтхәнифкә күзенә төшкән бүреге белән еш ачы тирен сөртергә туры килә. Әмма зарланмыйлар, эштән курыкмыйлар, чөнки заманы шул, илдә сугыш бара, беркемгә дә җиңел түгел, фронттагыларга моннан авыррак дип уйлый алар. Мөхәммәтхәниф үгез җиксә дә, печән чапса да, урак урса да, нормасын үтәп килә: апасыннан үрнәк алып, рәис улы исеменә тап төшермәскә тырыша.
Исеме – нефтьчеләр Мактау китабында
Сугыш тәмам. Илне торгызу эше башланды. Бу да халыктан фидакарь хезмәт сорады. Мөхәммәтхәниф сугыштан соң да колхозда эшли. 18 яше тулуга армия сафларына алына. Өч ел Саратовта хезмәт итеп кайтканнан соң, фабрика-завод өйрәнчекләре (ФЗӨ) мәктәбендә укый. Башлангыч-техник белем алган егет-кызлар завод-фабрикалар, төзелешләргә юл тота. Чәчү чәчеп, иген игеп яшәгән безнең якта нефть ятмалары ачылып, кара алтын чыга башлый. Бу тармак эшче куллар таләп итә, якын-тирә районнардан яшьләр нефть каласы - Әлмәткә юл ала. Зәй белән Әлмәт арасы - 35 чакрым чамасы. Язмыш Мөхәммәтхәнифне дә нефть каласы Әлмәткә китерә. Әлмәт 1953 елда шәһәр статусы ала. Мөхәммәтхәниф Әлмәт бораулау эшләре идарәсенең тампонаж конторасына машинист булып эшкә урнаша. Ул елларда алар – үзе кебек яшь егет-кызлар югары энтузиазм белән нефть тармагын үстерүгә, җир асты катламнарын үзләштерүгә ныклы, кыю адымнар ясыйлар. Эштә чыныгалар, һөнәри яктан үсәләр.
Ул шушы елларда гаилә кора. Сарман районы Кәүҗияк авылы кызы Гайния белән матур, тигез гомер итәләр. Уллары туа. Мөхәммәтхәниф аңа сугыштан кайтмаган Камил абыйсы исемен куша. Алар Камил һәм кызлары Зиләне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Камил дә армия хезмәте уза. Әтисе эшләгән оешмага эшкә урнаша, коллективта абруй һәм ихтирам казана. Зилә исә мәктәптә, аннан элемтә бүлегендә тырыш хезмәт куя. Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка әйтмәгәннәрдер.
Мөхәммәтхәниф алга таба слесарь, оператор белгечлекләре үзләштереп, алыштыргысыз эшчегә әйләнә, нинди хезмәт башкарса да, җиренә җиткереп үти. Ул нефть чыгару эшенә 40 ел гомерен багышлый. Мөхәммәтхәнифнең авыр, җаваплы хезмәттә озак еллар эшли алуында тормыш иптәше Гайниянең роле зур. Ул иренә эшләү өчен бөтен шартларны тудыра, аны хәстәрләп-тәрбияләп тора. М. Абзаловның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнә – якташларының, хезмәттәшләренең олы хөрмәтен казана. «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгеләре, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. Исеме нефтьчеләр Мактау китабына кертелә.
Туган җанлы Мөхәммәтхәниф Әлмәткә килүгә сеңлесе Махияне үз янына ала, гомер буе аның белән аралашып яши. Югары Мәлемдә яшәүче әнисе белән энесе Җәмилне алып китәргә теләсә дә, әнисенең гомер иткән җиреннән китәсе килми. Шул сәбәпле туганнар төп нигезне саклап кала. Җәмил шул нигездә тормыш кора. Йорт-җир яңара, төзекләнә. Мөхәммәтхәниф төп нигезне яңартуга даими булышып тора. Апасы һәм энесенең өлкән кызлары Фәнзия һәм Разиләне алып китеп, Әлмәтнең беренче санлы мәктәбендә укыта. Һәм данлыклы, тирән белем биргән мәктәптә укыган кызлар җитәкче урыннарда эшләп, ихтирам-абруй казандылар.
Матур табигатьле, горур таулар, болын-кырлар кочып алган Югары Мәлемне сагынып яши, такта чемоданына күчтәнәчләр төяп еш кайта ул.
Мөхәммәтхәниф гомере буе Волгоградка барып, Камил абыйсының каберен табып, аны күрү хыялы белән яна. Әмма хыялын тормышка ашыра алмый. Аның изге ниятен туганы Разилә үти. Әбиләре каберенә «Батырлар каберлеге»ннән бер уч туфрак алып кайтып сала.
Гомер көзендә ветеранны кайгылар да уратып үтми. Улы Камил яшьли гүр иясе була – бала кайгысы күтәрергә туры килә. Тормыш иптәше Гайнияне карап, тәрбияләп соңгы юлга озата. Кайгыларны рух һәм калеб ныклыгы белән кичерә. Сугыш чоры кыенлыкларын татып, авыр хезмәт юлы узса да, Мөхәммәтхәниф ага озын гомер юлы үтә. Кызы тәрбиясендә, хезмәттәшләре хөрмәтен, туганнары җан җылысын тоеп 88 яшенә кадәр гомер итә.
Мөхәммәтхәниф Абзаловны бала-оныклары, туганнары, авылдашлары һаман сагынып искә алалар. Якты кеше күңелләрдә якты эз калдыра...
Рәзимә Кашапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа