Бала чакларын сугыш урлаган буын кешеләре дә инде бакыйлыкка күчеп баралар
Кинәт кенә әти сөйләшән искә төште дә, мин еладым.
Аларны күргән, тыңлаган саен үземнең әти белән әни сөйләгәннәр ешрак хәтергә төшә. Хәтергә төшә дә бугазга төер тыгыла, елата. Елап утыру әйбәт түгел инде дә, ләкин андый елау җанны дөнья пычрагыннан арындыра.
Авылда, улым белән, әтидән калганнарны сүтәбез, кисәбез дигәндәй... Арып бетсәм дә рәхәт. Улым янда булгач, рәхәт. Аннан, ул миннән остарак. Үзем улым белән эшләп йөрим, үзем әтине уйлыйм.
Минем әти сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда сигез яше тулган яланаяклы малай булган.
Әти белән икәү печән чабабыз. Ябык кына, кояшта кара янып беткән бите, тәннәре, беләкләре. Бер кулын майка элмәгеннән өскә чыгарган. Чалгыны янап җибәрсә, чалгы үзе чаба. Әзрәк арып китсәк, без тизрәк әтидән чалгыны янатып алабыз. Чалгы тагын «җырлап» кына чаба башлый.
Кичтән, печәннән кайткач, тополь агачы төбенә җайлап куйган урында чалгы чүки: чаң-чоң, чак-чык, чаң-чоң... Кичке һавада чалгы чүкегән тавыш артык биеккә күтәрелмичә генә яңгырап ала да, үлән исе сеңгән җиргә чүгәли. Һәм, шуышып кына су буена төшә дә, инеш белән агып китә.
Берсендә әти белән Шарлыкта, буа буендагы яңа каенлыкта печән чабабыз. Азрак хәл алырга каен күләгәсенә утырды. Шул арада тиз генә шалаш кебек нәрсә дә корып куйды. Бераздан мин дә килеп утырдым. Авылны күзәтеп, сөйләшеп утырабыз. Сүз сугыш чорына, әтинең малай чагына кереп китте. Сугыш вакытында колхозда сарык көтүен көткән ул. Ун, күп булса унбер яшь булгандыр инде ул вакытта әтигә. Син бүген 10-11 яшьлек баланы көтү көттереп кара...
Беркөнне көтүгә бүреләр һөҗүм итәләр. Кулында таяктан башка әйбер булмаган малай нишли алсын инде? Бүре бит ул... Ач бүре. Ул куркып агач башына менеп кача. Бүреләр көтүдәге ничәдер сарыкны буалар.
«Сарыкларны бүредән ашаткансың дип, клубта миңа суд ясадылар. Мине фәлән кеше судить итте», – диде ул, карашын еракка, бер ноктага төбәп. Әйтерсеңлә ул, мәчет манарасын кисеп ясаган клубта, суд карарын тыңлап торган 10 яшьлек чабаталы малайны күрә иде. Ул теге фәлән кешенең исемен әйтте. Мин аны беләм.
Мин күтәрелеп әтигә карадым һәм елап җибәрдем. Әтинең кояшта янып, каралып беткән чандыр битенең тиреләре тартышып куйды. Ул еламады. Шулай каядыр билгесезлектән шул малайны карап утырды бугай. Мин еладым.
Улым белән эшләп йөр-гәндә кинәт кенә шул, әти сөйләгән искә төште. Һәм мин, улыма күрсәтмичә генә, әтине – шул 10 яшьлек әтине кызганып тагын елап җибәрдем.
Ә ул вакытта аның олы абыйсы Нурияздан сугышта була. Унҗиде яшендә сугышка китеп гомерлек гарип булып кайта, I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа