Кашыкны галошка алыштырдым...
Балачагын сугыш урласа да, кешеләрне, матурлыкны, тормышны яратуын урлый алмаган Фәриха Габдрахман кызы Әхтәмованың. Булганны саклап, кадерләп, ишәйтеп яши белә ул. Димәк, матурлык белән бәхетне дә, ярату белән тырышлыкны да сугыш алып бетерә алмаган.
Коймак исе урамга кадәр чыккан. Ачыга изеп, нәкъ минем әни кебек пешергән коймак исе... Чиста-пөхтә ихатага узуга, тыйнак кына, үз яшенә килешле генә елмаеп, безне язмабызның герое каршы алды.
Өй эче яктылык, җылылык белән тулган. Бар җирдә тәртип, чисталык, рәхәтлек. Теплицага чыгып бетмәгән помидор үсентеләре чәчәк атып утыралар. Өйнең бөтен почмагыннан яшисе килү, уңганлык, бәхет карап тора.
Фәриха апа Әхтәмова Тау ягы кызы. Иделнең аръягында урнашкан Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас, Тәтеш районнарын фәндә дә, халык телендә дә шулай дип йөртәләр. Уңган, булган, үлгәнен белмичә эшли торган җир кешеләре туып-үсә ул якларда.
Апас районы БолынБалыкчы авылында, гаиләдә унөченче бала булып 1940 елда туганмын, - дип башлап китте сүзен Фәриха апа. Әткәебез сугыш башланганда олы яшьтә булган, шуңа күрә аны сугышка алмаганнар, Ижевск шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәргәннәр. Әткәй аннан 1947 елда гына кайтты. Мин әткәйне шунда гына хәтерлим. Белештереп түгел инде, ләкин «әткәй» дип кочаклаганымны хәтерлим. Әнкәй бик сабыр хатын иде. Бөтен тормышны тартып алып барды. Безне эшкә өйрәтте. Безнең әнкәй бик булган иде. Ерак урманга барып колмак җыеп, шуннан камырга ачыткы ясый. Аның эшләмәгән эше юк иде. Иске киемнәрне яңартып тегеп көн күрде. Шулай итеп булса да гаиләне ашатып яшәде. Аннан, безнең якта урман бит ерак. Без бала вакытта тирестән «утын» ясый идек. Шуны киптереп кышкылыкка әзерләп куя идек.
Әнкәйнең әтисен берәүнең яла ягуы, күремсезлеге аркасында «халык дошманы» ясап юк итәләр, аталар дип беләм. Бу хакта гаиләдә сөйләмиләр иде. Балалар ишле булгач курыкканнардыр. Барысына да бер Аллаһ шаһит. Әнкәй кемнәрнең кулы уйнаганын әйтеп калдырды. Ул нәселнең берсе дә рәхәт күреп китмәде бу дөньядан.
Ул ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алды да, бераз дәшми торды. Әйе, бала хакына күп вакыт авызны биккә куярга туры килә шул. «Бала ул - куркаклык» дигән хәдис тә бар. Үзләре шул хәсрәтләрне күргән ата-ана балаларын шуннан сакларга тырышканнардыр.
Апалар бит колхозда, фермада эшлиләр иде. Мал асрый идек. Казанга барып сарык саталар иде дә шуннан кирәкярак алып кайталар. Алюмин табак, алюмин кашык. Кашык исәпле иде. Тамга салып куябыз. Берсендә, 8 Март булгандырмы, колхоздан апага бүләккә галош биргәннәр. Апа мине жәлләп, минем размерны алган, миңа дип. Ә апаның кашыгы сынган иде. Шул галош шатлыгыннан мин апага үземнең кашыкны биргән идем. Миңа ул вакытта 5-6 яшьләр булган инде.
И-и ул хыяллар... Бар иделәр алар. Әле унны бетергәндә дә, рәхәтләнеп конфет ашар идем, дигән хыялым бар иде.
Хәзер инде туган якларда, төп нигездә кеше дә юк. Конфетлар да ашалды, галош түгел, затлы түфлиләр дә кидек, кашыклар да җитәрлек... Ике абыем, берсе 1916, икенчесе 1918 елгылар, сугыштан кайтмады. Ул елларда күбесе ФЗОга киттеләр бит. Безнекеләр дә. Бер абый Лениногорскида яшәде. Әнкәй картайгач дөм сукырайды. Абыйда, Лениногорскида вафат булды.
Мин туган яклары турында сүз кузгатуга, Фәриха апаның болай да нурлы йөзе тагын да балкып китте. Әйтерсең, ул еракта калган, ләкин бик якын булган яшьлегенә әйләнеп кайтты.
Сагындыра инде... Ел саен бер кайтып килергә тырышабыз. Балалар алып кайта. Андагы болыннар, сазлыклар, басулар барысы да сагындыра. Ничек кенә авыр булса да, бер өй туганнар белән гөр килеп, юкка да сөенеп үткән балачагым шунда калды бит, - диде ул.
Укуга хирыс, тырыш, башлы Фәриханы мәктәпне тәмамлауга колхозда эшкә калдыралар. Башкалар белән бергә утау да утый, борчак та чаба. Аннан хисапчы булып эшли. Ул вакытта бөтен нәрсә исәптә, бер сәнәк тә исәптән төшеп калмый. Төннәр буе исәпләп, санап утырулар, ат җигеп тә, җәяүләп тә район үзәгенә йөрүләр. Ләкин ул чаклардагы кешенең эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге, бер-беренә ышану авырлыкларны җиңәргә көч бирә.
Юллар Фәриханы Казан авыл хуҗалыгы техникумына алып килә. Фатирда торып уку, киләчәккә зур хыяллар, якты өметләр. Укуны уңышлы тәмамлаганнан соң, яшь белгеч юлламаны Әлмәт якларына ала.
Аны бәхете Зәй районы Якты Күл авылында көтеп торган. Кәрәкәс егете Мөнир Әхтәмов кыяфәтендә була ул бәхет.
Урак өсте. 1966 елның 23 июле. Без ГАЗ51 машинасының кузовына салам җәеп, Кәрәкәскә кайттык. Никах. Ә туй ноябрьдә булды. Шулай башланган тормышыбызга Аллага шөкер дип яшибез. Алла теләсә, гаилә корып яши башлавыбызга киләсе елда 60 ел. Шөкер итеп яшәсәң, бөтенесе дә була. Өч бала үстердек. Каннан сеңгәндер инде, гел эштә булдык, хезмәтсез тормадык. Терлек асрадык. Бакча. Балалар үсте. Җиде онык, бер оныкчык. Оныклар, Аллага шөкер, әкренләп дингә күчтеләр. Әйтеп түгел, ихтыярый.
Элек Әлмәт районына кергән Якты Күл авылында эшләгән гаиләне районның авыл хуҗалыгы идарәсе 1973 елда Яңа Нәдер авылына күчерә. Гаилә башлыгы Мөнир абыйны баш бухгалтер, Фәриха апаны экономист итеп.
Авыл халкы да, хезмәткәрләр дә бик ачык каршы алдылар, дип искә ала Фәриха апа Нәдергә килгән вакытларын. - Дус, тату эшләдек. Әлбәттә, эш вакытында төрлесе булгандыр, тик бервакытта да тавышлы, гаугалы нәрсә булмады. Күршеләребез бик әйбәт булды, - ди ул. Үткен, туры сүзле, эшкә батырлыгы белән ул беркайда да югала торган булмый. Шулай булмаса, үз авылларында 18 яше тулуга авыл советы депутаты итеп сайлап куймаслар иде.
Якты Күл авылын да җылы хисләр белән искә алды Фәриха апа.
Яшьлек чагы бит. Яшь белгечләр күп иде. Бик күңелле эшләдек ул вакытта да. Эшлисе килеп, зур хыяллар, өметләр белән канатланып эшләгән вакытлар, диде ул, елмаеп.
Фәриха апа 1997 елда Әлмәт мәчетенә, Рәкыйга абыстайга йөреп дин сабакларына өйрәнә. Аннан соң авылда Суфия абыстайда укый. Мәчеткә йөри.
Анда барган саен нәрсә дә булса ишетеп кайтасың. Зур хәрефле Коръән аласым бар. Шуннан укырга. Көч бар чагында йөрибез, эшлибез әле. Нигездә бакча инде. Балаларыбыз инде Аллага шөкер. Алар булышып торалар. Бакча, кошкорт. Зур хезмәткә балалар кайта, - диде ул.
Алар гомер юлдашы, терәге Мөнир абый белән тигез, тату гомер итәләр. Аллаһның һәр биргәненә канәгать булып, балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп, алар бәхете белән уртаклашып яшиләр. Сугыш чоры балалары буларак аларны бүгенге көндәге сугыш та бик борчый.
Инде бу сугышны бетсен дип телибез, догалар кылабыз. Артык уенҗыеннарны бераз туктатып торсыннар иде. Кешеләрнең бик кайгылы көннәре бит. Кара кайгылы гаиләләр бар. Ничек тә сөйләшеп туктатсыннар иде инде, - дип борчылуын белдерде ул.
Дөньяда шундый кешеләр була, аларга кырау да төшми, тузан да кунмый. Гомер буйларына алар башкалар күңелен яктыртып яши бирәләр. Юк, бу минем сүзләр түгел. Моннан 40 ел элек кайдандыр укыган идем. Фәриха Әхтәмованы күргәч, никтер хәтергә шул сүзләр килеп төште. Хәер, ник искә төшкәнен сез дә аңлагансыздыр, мөгаен.
Шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен каршылаучы Фәриха апага исәнлек, иман байлыгы, җан тынычлыгы телибез. Аның исеме дә гарәп телендә «бәхетле, шат» дигәнне аңлата бит.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа