Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларындагы такталарны яңарттылар
Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның йортларындагы исем такталары яңартылды.
Фасадларда өстәмә юл барлыкка килде: "Әлмәт районының Мактаулы гражданины".
Яңа табличкалар Людмила Березова, Николай Федотов, Миңниса Сабирова һәм Анатолий Соколов йортларын бизиләр инде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа