Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәт районында «Җиңү мае» акциясе башланды

Беренче чара Кичүдә узды.

Әлмәт районында «Җиңү мае» акциясе башланды

9 апрельдә Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм авыл халкына бәйрәм кәефе бүләк итү максатыннан оештырылган «Җиңү мае» масштаблы акциясенә старт бирелде.

Беренче чара  Кичү авылы мәдәният йортында узды.

Акция кысаларында, 9 апрельдән 25 апрельгә кадәр, фронт концерт бригадалары авыл мәдәният йортларына бара, анда бәйрәм концертлары һәм кызыклы мастер-класслар оештыра.

Тамашачылар сугыш еллары атмосферасына чумып, совет халкының батырлыгына багышланган яраткан җырлары һәм шигырьләре белән ләззәтләнә алдылар. Моннан тыш, авыл халкы Бөек Җиңүгә багышланган иҗади мастер-классларда катнашты һәм үз куллары белән истәлекле сувенирлар булдырды.

Киләсе чара 10 апрельдә Аппак мәдәният йортында уза. 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса