Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Һичкайчан онытмабыз

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек бик күпләрне уйланырга, тарихның еллар тузаны каплап китә алмаган битләренә яңадан күз салырга этәрде.

 

Редакциябезгә инде үзләре олыгаеп килгән агайлар, ханымнар әтиләре турында истәлекләре белән уртаклашырга киләләр.

Бу табигый, чөнки күбесе әтиләре сөйләгәннәрне ишетеп үскәннәр. Аларга үткән яшьлекләренә, әтиле чорларына кайту үзе бер якты истәлек, татлы сагыш, рәхәтлек бирә. Бу - хәтер, бу - тарих. Ул буыннардан буыннарга күчә барганда гына яши.

Яшьләр сынатмыйлар

Бездә бүген гел яшьләрне тәнкыйтьләргә, гаепләргә яраталар. Бөтенесен бер калыпка салырга кирәкмәс. Безнең яшьләр бик тә акыллы, тәрбияле, белемле.

  • Менә эзли торгач, карт бабаемның документларын таптым бит... Хаты бар, 1942 елгы... Хатларын гарәп хәрефләре белән язган.

Шушы көннәрдә ватсапка элеккеге укучым Камил Сәүбановтан шушындый эчтәлектәге хәбәр килде. Алай гына да түгел, ул карт бабасының 1942 елда «Воин Красной Армии, спаси!» дигән плакат артына язган хатын да җибәргән.

Ярты сәгать үттеме икән, ул бабасының документларын, хатларын - гомумән, аңа бәйле булган бөтен «байлыгын» алып редакциягә килде. Дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки аның кулында сугыш дәһшәтен узган, үлем ачысын, Җиңү шатлыгын «күргән» шаһитлар.

  • Карт бабаемның документларын кулыма алгач, мин чыннан да калтыранып куйдым. Кулларымның дерелдәгәнен хәтта әнием дә сизде. Чөнки әлеге документларны күптән эзли идем. Карт бабай, ул әниемнең бабасы, Гафиятулла Сибгатуллин, дип сөйләп китте Камил.

Александр Невский ордены иясе

Гафиятулла Сибгатуллин тумышы белән Апас ягыннан. 1908 елда Дәүләкәй авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә дүрт кызга бер малай булып, әтисенә терәк булып үсә. Авыр тормыш, хәерчелек, ачлык алар гаиләсен хәлле кешеләргә ялланып эшләргә мүҗбүр итсә дә, Гафиятулла башта мәдрәсәдә укый, аннан, революциядән соң, үз көче, тырышлыгы белән агроном белгечлеге ала. Колхоз рәисе булып эшли. 1935 елда гаилә корып җибәрә. Сугышка кадәр Гафиятулла ике бала әтисе була. Тик... бәхетле, шат тормышны сугыш ялкыны көйдерә.

Сугышка ул 1941 елның июнь ахырында китә. Ләкин аны шундук туган ягына командировкага, Минзәләгә Югары хәрби-сәяси курсларга җибәрәләр. Аның белән бергә татар халкының каһарман улы герой-шагыйрь Муса Җәлил дә укый.

Лейтенант дәрәҗәсен алгач, Гафиятулла турыдан-туры Волхов фронтына эләгә. Мәскәү янындагы сугыштан соң ул, башка бик күп совет солдатлары кебек, Прохоровка янындагы сугышта, Курск дугасында, Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша.

Гафиятулла Сибгатуллин артиллерия батареясы командиры булып хезмәт итә. Сугыш дәвамында өч тапкыр яралана. Батырлыгы өчен күп санлы орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ә Сандомир плацдармындагы операция өчен Александр Невский орденына лаек була. Татарстанда бу орденның кавалерлары 8 генә, ә Россиядә меңнән артык түгел. Шулай ук ул I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Киевны азат иткән өчен» медале һәм башкалар белән бүләкләнгән.

Җиңүне ул 1945 елның 8 маенда Бреслау шәһәре госпиталендә каршы ала. Сугыштан 45 нең ноябрендә генә кайта. Хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калган авылларда, әлбәттә, ирләр кулы һәм көче җитми. Өйгә кайткач, шунда ук эшкә җигелә. Сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгызырга, колхозларны күтәрергә, икмәк үстерергә кирәк. Гафиятулла туган авылы МТСына мөдир булып урнаша. Гаиләдә өченче бала аваз сала. Ике ел эшләгәннән соң, Каратун станциясендә нефть базасы директоры була.

1956 елда ул гаиләсе белән Әлмәткә күчеп килә, анда Техснабта (хәзерге «Татнефтеснаб» идарәсе Әлмәт базасы) мастер булып эшли башлый. Шуннан лаеклы ялга чыга. 1993 елның 8 июнендә вафат була.

Ул оныклары хәтерендә яши

Бөек Ватан сугышының утлы елларын үз җаны аша кичергән, йөрәге аша уздырган Гафиятулла Сибгатуллин гомерен әрәмгә уздырмаган. Үзеннән соң да исеменә тап төшерми, сугышчан юлын зур хөрмәт белән кадерләп искә ала, саклый белә торган балалар, оныклар калдырган. Бүген инде оныкларның балалары сугыш исе, күз яшьләре сеңгән, 80 елдан артык тарихы булган хатларны, документларны, бабаларының үз кулы белән язган  язмаларын кадерләп саклыйлар, бабаларының батырлыгы белән горурланалар.

Я, шуннан соң бүгенге яшьләрне тарих белән кызыксынмыйлар, бабаларының сугышчан юлына битараф дип кем әйтер. Бүген илебез язмышы, киләчәгебез нәкъ әнә шундый Камилләр кулында.

Әйе, Бөек Ватан сугышы чоры, кешеләр язмышы ул еллардагы хатларда сакланып калган. Бүген МХОда катнашкан егетләребез язмышы, бу еллар елъязмасы ничек, кайда саклануы билгесез. Чөнки ватсап яки смс аша килгән хәбәрләрне еллап түгел, минутлап юк итә барабыз.

  • Мин үземнең бабам, әниемнең бабасы белән горурланам. Хәзер инде ул дөньяда юк, ләкин ул мәңгегә хәтердә сакланачак. Ул гына да түгел, Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән бер кеше дә онытылырга тиеш түгел, ди Камил Сәүбанов.

Әйе, мондый яшьләр барында бер генә солдатның да исеме хәтерләрдән җуелмас.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса