Уңган, чибәр Мөнҗия
Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт куйган шәхесләребез - районыбызның хөрмәтле кешеләре.
Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә без аларның һәрберсен барлап, үсеп килүче буынны аларның тормышы белән якыннан таныштырып, истәлекләрен тарих битләренә урнаштырып калдырырга тырышабыз.
Бүгенге язмамның герое - тыл хезмәтчәне Мөнҗия Мөхәммәтгәрәй кызы Хаҗиәхмәтова да шундый күркәм кешеләрнең берсе. Түбән Мактама бистәсендә гомер кичерүче әлеге Ак әби янында үзебез дә кунакта булып, аның хәтер-хатирәләрен тыңлап, язмышы белән танышып кайттык. Мөнҗия апа Болгар авылында туып-үскән.
- Әлмәт районында ике Болгар авылы бар, мин шуның Болгар-2 дип йөртелә торганында 1932 елны дөньяга килгәнмен. Новоникольскига кала өч чакрым ераклыкта урнашкан авыл бу. Элек Кәске авыл советына карый иде. Ишле гаиләдә үстем, әтием «Кызыл байрак» колхозы председателе иде. Репрессия корбаны. Әле дә хәтердә, дүртенче сыйныфта укыган чор, мәктәптән өйгә кайтып җиттем, карыйм, капка төбендә машина тора. Ул дәвердә авылда машинаны күргән дә юк бит инде, бар күргәнебез ат иде бит. Аптырап, йортка кердем, анда погонлы өч хәрби басып тора, ә әти ашыга-ашыга киенә. Әти хәрбиләргә борылды да «иптәшләр, ашарга алыйммы соң?» дип сорады, тегеләрнең «Юк, юк, кичкә кире кайтып җитәсең» дигәннәре бүген дә колак төбендә яңгырый. Шул киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады инде ул - хөкүмәткә каршы сүз әйткән дип нахакка гаепләп төрмәгә утырттылар. Башта атарга дигән хөкем чыгардылар, аннан соң ул карарны ун еллык төрмәгә алыштырдылар. Ул Бөгелмәдә утырганда, әни әти янына барып йөрде. Әтиебезне бик көттек, инде вакыты узып, икенче көнне кайтырга тиеш иде, вафат булганы турында хәбәр килеп иреште. Шулкадәрле дә аянычлы булды инде... Шулай итеп 9 яшемнән ятим калган кеше мин. Әле бит әтине алып киткәндә 37 яшьлек әниебез алтынчы балага йөкле иде. Ул гомере буена бик сабыр булды, югыйсә аның күргән хәсрәтләренә шаклар катарлык. Бер ел вакыт узганнан соң, абыемны сугышка алдылар. Сугыштан ул яраланып, бер аяксыз булып кайтты. Гомере буе хисапчы булды, аннан ревизорлыкка укыды.
Ул чорда бар кешенең тормышы авыр иде. Мин дә бәләкәйдән үк эштә булдым. Җиденче класска кадәр белем алдым, ә инде 14 яшемнән колхозда эшли башладым. Чыннан да, бик тере, бик көчле, үҗәт идем, яшьтәшләрем ашлык сугарга йөргәндә, миңа атлы эшне куша торганнар иде. Агачын да кистем, малайлар белән беррәттән бүрәнәләр дә ташыдым. Хәзер шуңа шаклар катам, ул нинди заман булгандыр инде - тәүлек эш көне дә юк бит, аласы да юк, бирүчесе дә юк, дигәндәй, шуңа да карамастан бар да тып-тыныч, беркем гауга куптармый. Илебез, туган җиребез өчен дип тырышканга шулай булгандыр инде. Ә бер көн эштән калып кара, законның катылыгына чыдашлы түгел. Үзебезнең ихатадагы 60 сутый бәрәңге бакчасында эшләргә вакыт та табылмый иде бит инде, бер уйлап карасаң. Трактор йөртергә укып кайттым да тракторчы булып эшләдем. Авылда мине яраталар иде, эшчән булгангадыр инде. «Кайсы Мөнҗия?» дигәннән соң «Уңган, матур Мөнҗия» дисәләр, ул мин була идем инде (көлә).
Тәртип шундый - колхозда эшләгәннәрне хуҗалыктан читкә чыгару юк иде, паспорт безнең өчен алтын бәясенә тиң иде ул дәвердә. Паспорт алганнан соң, Әлмәттәге пилорамда да эшләдем бит әле мин. Әле дә хәтерлим, документ алганнан соң абыем миңа әлегә авылга кайтмаска кушты, «анда Мөнҗия паспорт алган икән дип гөжләшәләр, Түбән Мактамада яшәп тор» диде. Аның сүзен тыңладым. Язмыштан узмыш юк дигәндәй, шушында булачак тормыш иптәшем Галимҗан белән таныштым да инде. Аңа ул вакытта егерме сигез яшь иде, миңа егерме дүртенче. Әле дә хәтердә, Галимҗан мине бер йорт каршына алып килеп бастырды да «менә, Мөнҗия, бу безнең йорт, шушында бергә гомер кичерербез» диде. Шунда бер сүз каршы дәшә алмадым - өйләнештек, матур гына гаилә кордык. Бик яхшы кеше иде Галимҗан, бергәләп дүрт кыз тәрбияләп үстердек. Мин үзем ДСРК дагы юл участогында эшләдем, хезмәтебез авыр, асфальт җәябез бит инде. Ул чорда бар да кул көче белән башкарыла иде. Аннан соң 23 нче янгын частенда хезмәт куйдым, пенсиягә ЛПУ предприятиесеннән чыктым. Аллага шөкер, бар да яхшы, бар да җитеш. Бүген инде 5 оныгым, 9 оныкчыгым бар, - дип хәтер йомгагын сүтте тыл хезмәтчәне. Мөнҗия апаның дәүләт бүләкләре дә байтак, ул «Хезмәт ветераны» һәм башка күп кенә медальләргә ия шәхес. Биек, иркен, чиста-пөхтә йортта гомер кичерә, кызлары да кадерле әниләрен һәрдаим кайгыртып торалар.
- Әниебез бик уңган, ипиен дә үзе сала, идәннәрне дә үзе юа, өйне карап, чистартып кына тора, - ди алар Мөнҗия апа турында.
Сөбханалла, ачык йөзле, ягымлы, чибәр бу әбигә күзләр генә тия күрмәсен. Кызларыңның, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озак итеп, рәхәт итеп гомер кичерергә язсын әле сиңа, Мөнҗия апа.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа