Узган гасыр авазы
Ел саен 9 Майны каршылаганда бу тантаналы Бөек Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яуланганын искә алып кабат-кабат тетрәнеп куябыз.
Һәм ХХ гасырның иң явыз кара көчен - бөтен Европаны иңләп килгән ерткыч фашизмны җиңгән халкыбыз белән горурланабыз.
Сугыш... Бу - табигатьтә була торган цунами, җир убылу, вулкан атылу, су басу, гарасат кебек хәвеф-хәтәрләрдән дә куркынычрак. Чөнки ул - илләр арасында кешеләр үзләре китереп чыгарган фетнә. Үлем белән яный торган фетнә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә җыенып йөргәндә туган авылым Камайда (Бондюг районы - хәзерге Менделеевск) һәм гомер иткән Мәмәттә, ни кызганыч, инде бер генә дә сугыш ветераны калмады. Алар үзләре белән күпме хатирәләрне, әйтелмәгән сүзләрне, сөйләнмәгән вакыйгаларны мәңгелеккә алып киттеләр. Без сугыштагы хәлләрнең бер өлешен генә беләбез. Ә күпме хакыйкать туфрак белән күмелгән, кан белән юылган, су белән агызылган... Дүрт ел буена барган дәһшәтле сугыш вакыйгалары архивларга да сыеп бетмидер. Ярый әле хәтер бар. Ул еллардагы ветераннарның йөрәк яраларын, күргән газапларын сөйләгәндәй, киләчәк буынга аларның васыяте булып мәйданнарда мәңгелек ут яна. Аларның якты образлары хәтеребез сагында торучы фотосурәтләрдә, Хәтер китапларында һәм таш һәйкәлләрдә гәүдәләнә. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!
Минем балачагым сугыш елларына туры килде. Ул елларда кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, җан өшеткеч авыр хәбәрләр, үлем исе хөкем сөрде. Авылда бөтен авырлыклар карт-коры, хатын-кызлар, бала-чага өстенә төште. Гасырларга сыймаслык фаҗигане күтәрде халык. Түзде, эшләде, илебезнең җиңүенә ышанды. Авыл да, колхозлар да таралмады. Балалар бакчалары да эшләде, мәктәпләрдә дә укулар өзелмәде.
Ниһаять, шатлыктан һәм кайгыдан елаткан Җиңү көне килде. «Сугыш беткән, Гитлер капут. Хәзер әтиләр кайтачак!» - дип без көн саен аларны көтә башладык...
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Ә мин - шул зур бәйрәмнең беренче мәртәбә үткәрелүендә катнашкан 5 яшь ярымлык бакча баласы, сугышчы фронтовик кызы.
Җиңү бәйрәмен үткәрергә бакчада да, мәктәптә дә (абыем Марсель укый иде) зур хәзерлек башланды. Өйдә дә бәйрәм турында сөйләшәбез, әни бакчада өлкән тәрбияче. Җырлар, шигырьләр сайлыйбыз, биюләр өйрәнәбез. Кызыл флажоклар ясыйбыз, марш атлап йөрергә өйрәнәбез. Һәркемнең күңеле күтәренке. Бакчада эшләүче апалар шат. Безне тәмле ризыклар белән сыйларга тырышалар.
Без көткән бәйрәм көне килеп җитте. Көн кояшлы, матур. Авыл ак шомырт чәчәкләренә төренгән, тәмле шомырт исе аңкый. Сафларга тезелеп бастык. Алдан укучылар белән укытучылар. Алар кызыл байрак тотканнар. Быргы кычкыртып, барабаннар кагып беренче булып кузгалдылар. Аңарчы сугыштан кайткан Габделнур абый Әхмәтҗанов - ул мәктәп директоры (үз урынына кайтып эшли дә башлаган иде) барлык халыкны бәйрәм белән котлады.
Укучылар артыннан без - бакча балалары кызыл флажоклар тотып үзәк урамнан киттек. Шулай озын урамның яртысында без бакчага кереп калдык, укучылар авыл очына хәтле киттеләр.
Бакчада концерт номерлары күрсәттек. Монда кунаклар да бар иде, балаларның әби-бабалары, әниләре. Сугыштан кайткан бер кунак офицер абый, бик матур кеше, гармун уйнап җырлады да, безнең белән хәтта биеде дә. Ул тәрбияче апаның егете булган.
Бәйрәм онытылмаслык булды. Офицер абый сөеп, киткәндә миңа чиккән кулъяулык (сугыш кырыннан югалтмыйча алып кайткан икән) һәм бер бит кәгазьгә язган шигырь бирде. Мин аны ятлап концертларда сөйли идем.
Минем әткәй кайтмас инде,
Үлгән сугыш кырында.
Мин уйлыймын һәр көн саен
Гел әткәем турында.
Таң алдыннан яфраклардан
Көмеш чыклар коела.
Минем әткәй шул вакытта
Кайтыр төсле тоела.
Бик сагындым, әгәр кайтса,
Елмаеп карар идем.
Күкрәгенә шомыртларның
Чәчәген кадар идем.
Дары исе сеңгән битен
Кочаклап үбәр идем.
Биер идем, җырлар идем,
Шигырьләр сөйләр идем.
Кочагына алыр иде,
Назлы сүз сөйләр иде.
«Ләлә, кызым, үскәнсең», - дип
Иркәләп сөяр иде.
Астына «Нур Шәриф» дип язган. Бу хәрби абый күрше авыл егете - журналист, укытучы, «Социалистик Татарстан» газетасы корреспонденты булып эшләгән Нурулла Шәрифуллин булган.
Ләлә Вәлиева,
ветеран укытучы
Мәмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа