Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә мәктәпкәчә яшьтәге балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бүләкләр әзерләделәр

Әлмәтнең «Русалочка» балалар бакчасында әниләр көненә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган чара узды.

Әлмәттә мәктәпкәчә яшьтәге балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бүләкләр әзерләделәр
Әлмәтнең «Русалочка» балалар бакчасында әниләр көненә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган чара узды. Балалар Россия хәрбиләренә  җибәреләчәк чәй пакетикларын җыю һәм төрү буенча мастер-классларда катнаштылар. Район хакимиятендә ачыклык кертүләренчә, акцияне хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге ярдәмендә волонтерлык хәрәкәте штабы оештырган. Волонтерлар һәм ата – аналар җитәкчелегендә балалар индивидуаль җыелмалар әзерләделәр-һәрберсенә чәй генә түгел, кайгырту һәм җылылык та салдылар. 
Оештыручылар ассызыклаганча, мондый инициативалар ике як өчен дә мөһим. Хәрби хезмәткәрләр өйләреннән игътибар һәм ярдәм ала, ә балалар шәфкатьлелек, кызгану һәм җаваплылыкка өйрәнә, Ватанны саклаучыларга ярдәм итүнең уртак эшенә катнашы барлыгын тоя. Барлык җыелган җыелмалар якын арада махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Акция Әлмәттә әниләр көненә багышланган чаралар циклының бер өлеше булды.
"Без катлаулы вакытларның безнең җәмгыятьне берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежной өчен гуманитар ярдәм җыялар. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диләр оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса