Габдрахман авылында яңартылган мемориал-төрле буын геройлары истәлегенә хөрмәт
Кызыл Армия солдаты фигурасы һәм өч фигурадан торган бронза композиция Ватаныбызны саклаган барлык каһарманнарга мәңгелек хәтерне һәм рәхмәтне гәүдәләндерә.
Габдрахман авылында яңартылган мемориал-төрле буын геройлары истәлегенә хөрмәт
Әлмәт районының Габдрахман авылында яңартылган мемориалны ачу тантанасы булды. Хәзер ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга гына түгел, ә Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга да багышланган. Кызыл Армия солдаты фигурасы һәм өч фигурадан торган бронза композиция Ватаныбызны саклаган барлык каһарманнарга мәңгелек хәтерне һәм рәхмәтне гәүдәләндерә.
Композициянең авторлары-Ижау скульпторлары Дмитрий Постников һәм Александр Суворов, алар авылда тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына, шулай ук укытучыга куелган һәйкәлләре белән танылган. Авторлар сүзләренчә, аларның нияте - безнең арада үскән, әмма Ватан алдындагы бурычларын икеләнмичә үтәгән гади кешеләрнең герой булуларын күрсәтү.
Мемориалны төзү һәм реставрацияләү Тәхаутдиновлар һәм Җәләевлар гаиләләре, шулай ук авыл халкы ярдәмендә мөмкин булды – 200дән артык кеше үз өлешләрен кертте. Кыш көне комплексны төзү эшләре башланды. Проектны гамәлгә ашыру өчен «Туган авыл» хәйрия фонды директоры Равил Җәләев, төзелеш буенча инженер Руслан Хәлимов һәм Реваль Бакиров җитәкчелегендәге СМУ-8 коллективы җаваплы иде.
Ачылу тантанасында Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин, «Сугышчан туганлык» берләшмәсе рәисе Юрий Максимов, хәрби комиссариат вәкилләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, авыл халкы һәм кунаклар катнашты.
Роза Әфләтунова район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән, бигрәк тә Тәһәветдиновлар һәм Җәләевлар гаиләләренә тирән рәхмәтен белдерде.
«Улларын Ватаныбызның лаеклы гражданнары итеп тәрбияләгән ата – аналарга рәхмәт, - диде Роза Әфләтунова. - Бу монументка геройларның исемнәре мәңгегә уеп язылган. Алар үз Ватаннарын яратканнар һәм аны саклап, үлемсезлеккә ирешкәннәр. Без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз һәм яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләячәкбез».
Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Ренат Мифтахов шулай ук һәйкәлне төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде. Ул тыл хезмәтчәннәрен һәм һәлак булган сугышчыларның әти-әниләрен аеруча билгеләп үтте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә һәм гаиләләренә бүләкләр тапшырылды. Тантанадан соң чәй эчтеләр.
Тагын бер мөһим вакыйга-химия укытучысы һәм мәктәп директоры урынбасары Марина Дорофеевага яңа йорт ачкычлары тапшыру булды. Аның ире Иван махсус хәрби операция зонасында гаиләсе өчен йорт турында хыялланып һәлак була. Меценатлар ярдәмендә бу хыялы тормышка аша.
Бәйрәм авыл мәдәният йорты артистлары чыгышлары белән дәвам итте. Кунаклар өчен кыр кухнясы эшләде, ә балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia