Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Бүгенге язмабызның герое - Мәмәт авылы егете, батыр сугышчы Альберт Атлас улы Ибраһимов

Махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта батырларча көрәшкән якташларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Каһарман шушы көннәрдә үзе редакциябездә кунакта булып китте. Ул безгә үзенең тормыш юлын, махсус хәрби операция зонасында булганда башыннан кичергәннәрен сөйләде. 

Сүзгә саран, артык күп сөйләми торган егет булып чыкты ул. Хәер, бер дә гаҗәпләнерлек түгел, махсус хәрби операция каһарманнарының барысына да хас сыйфат бу. Алар үзләренең эчендәгесен тышка чыгарып, артык фәлсәфәгә бирелеп сөйләшергә яратмый. Утны-суны кичкән геройларның биографияләре дә гадәти, бер-берсеннән әллә ни аерылмый кебек.

Альберт та, мәктәпне тәмамлагач, авылның күп кенә егетләре белән бергә һөнәри училищеда укый, машина, трактор йөртергә өйрәнә, ә таныклык алгач, төрле оешмаларда эшләп ала. 2022 елны мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына илебез иминлеген сакларга китә.

- Өч айлап Казанда хәрби өйрәнүләр узганнан соң Луганск, Донецк юнәлешләрендә булырга туры килде. Баштарак кыр шартларына яраклашуы авыр булды, шулай да тора-бара күнектек. Янәшәдә якташлар, дуслар булуы да хәлне бераз җиңеләйтте кебек. Командирыбыз да Әлмәт егете - позывное «Слива» иде. Туган яктан гуманитаркаларны алу үзенә күрә бер зур куаныч, ике арада элемтә булуы, хәбәрләшеп тору да юаныч булды. Махсус хәрби операция зонасында солдатлар өчен иң соралган әйберләр - кием-салым, азык-төлек һәм блиндаж ясау өчен төзелеш материаллары. Шулай да биредәге үзгә булган климат, язгы-көзге чордагы юеш, дымлы һава торышы күп кенә егетләрнең, шул исәптән минем дә сәламәтлекне какшатты, ләкин рухыбызны сындыра алмады. Иң беренче чиратта аяклар зыян күрде. Ә инде узган елны Донецк юнәлешендә хәрби задание үтәгәндә ут астында калдым, шунда контузия алдым һәм аяк бармакларымны бөтенләй өшеттем. Илебез иминлеге өчен барган көрәштә уйда бары тик бер генә фикер - алга һәм бары тик алга. Кызганыч, алган яраларым миңа комачаулык китерде, ләкин шуңа да карамастан мин алга шуышуымны дәвам иттем, тәүлек дәвамында шул халәттә хәрәкәтләндем. Нәрсә таптым - шуны ашадым, кайда су җыелып тора - шуннан эчтем. Аңымны югалта-югалта барсам да, үзебезнең частька тәки барып җиттем. Аннан инде мине һәм яраланган тагын берничә хезмәттәшемне госпитальгә озаттылар. Безне бер госпитальдән икенчесенә күчереп йөрттеләр. Табиблар бик яхшы карадылар. Новосибирскидагы госпитальдә аякларыма операция ясадылар - ике аяктагы барлык бармаклар да өшегәнлектән, аларны кистеләр. Шулай булмаганда, аяксыз калу куркынычы яный иде. Бер айдан соң туган ягыма отпускыга җибәрделәр. Ике ай өйдә торганнан соң Самарага госпитальгә юл алдым. Шулай итеп 2024 елның декабрендә мине комиссовать иттеләр. Без Мәмәттән биш егет киткән идек, мин кайттым, ә менә калган дүртесе әле дә шунда.

Хәзерге вакытта мин «Ветеран» реабилитация үзәгендә тернәкләнәм, аннан инде санаторийга барачакмын. Бүгенге көндә төп максатым - сәламәтләнү, чөнки нинди генә эшкә алынма, иң беренче чиратта шул эшне башкарып чыгардай хәлең булу кирәк. Бу минем өчен бик мөһим, - диде махсус хәрби операция ветераны.

Альберт Ибраһимовка тизрәк сәламәтлеген ныгытып, тыныч тормышта үз юлын табып, матур, рәхәт итеп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз. Рухың көчле, яшәүгә омтылышың зур синең, Альберт. Нык бул, Ходай кушса, син бар кыенлыкларны да җиңеп чыгачаксың.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса