Әлмәттә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озату эше әле дә дәвам итә
Әлмәт фидакарьләре хәрбиләргә җибәрү өчен 30 мотоцикл сатып алганнар.
Әлеге югары маневрлы транспорт чаралары мобиль отрядларга разведка бурычларын нәтиҗәле үтәргә һәм турыдан-туры элемтә линиясенә оператив рәвештә хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәк. 30 кросс мотоциклының гомуми бәясе 5 миллион сум тәшкил иткән. Мототехника дүрт подразделениедә кулланылачак: 23 мотоцикл якын көннәрдә җибәрелсә, калган 7 сен киләсе гуманитар йөк белән җибәрү планлаштырыла. Шуны да билгеләп узарга кирәк, бу - хәрбиләр ала торган бердәнбер ярдәм түгел. Махсус хәрби операциягә техника белән беррәттән элемтә чаралары, техник җайланмалар, пилотсыз очкычлар, автомобиль шиннары, инструментлар, медикаментлар, азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена кирәк-яраклары, бензин генераторлары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм, әлбәттә, татлы күчтәнәчләр җибәрелгән. Әлмәттән озатылган 42 нче гуманитар ярдәмнең гомуми бәясе 15 миллион сумнан артып киткән, ә аны җыю волонтерлар, оешмалар, предприятиеләр, эшмәкәрләр ярдәме белән мөмкин булган.
- Бүген алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүчеләр өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Гуманитарка җибәрү, аеруча техника һәм җиһазлар, алга таба да дәвам итәчәк. Каһарманнарыбызга көч-куәт өстәлсен, Җиңү көне тизрәк килеп җитсен, - ди әлмәтлеләр.
Март аенда махсус хәрби операция зонасына инде икенче тапкыр сәфәр кылган район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова сугышчыларның рухлары нык булуын ассызыклады.
- Егетләр һәрвакыттагыча безне бик җылы каршы алдылар, аларның таныш йөзләрен, исән-имин булуларын күрү аеруча куанычлы. Батырларыбызның гозер-үтенечләрен ишеттек, бик озак сөйләшеп утырдык. Инде хәзер чираттагы йөкне әзерләү вакытында нәрсәгә басым ясаячагыбызны төшендек. Солдатларга гуманитар ярдәм җыю кебек игелекле гамәлдә бик күп әлмәтлеләр катнаша. Барысына да чиксез рәхмәт. Бу ярдәм мөһим генә түгел, ул бик соралган һәм кирәк! Беренче чиратта, өйдән еракта булган егетләребез якташларының кайгыртуын тоеп яшәсен өчен кирәк, - диде Гүзәл Мөдәрис кызы. Ә инде изге гамәлгә кушылырга, хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабына мөрәҗәгать итә алалар. Ул Яшьләр үзәге бинасының беренче катында урнашкан, һәм аның ишекләре һәркем өчен ачык. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа