Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Рух ныклыгы сокландыра. Владимир Терехов — безнең каһарманыбыз

Илебезне фидакарьләрчә яклаучы махсус хәрби операция каһарманнары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Сиренькино авылы егете  Владимир Терехов - шундыйларның берсе.

Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның 29 сентябрендә чакырылып, Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә барган хәрби хәрәкәтләрдә гаять зур батырлыклар күрсәткән якташыбыз. Хәрби бәрелешләр вакытында Владимир өч тапкыр җәрәхәтләнгән, ләкин аның рух ныклыгы һәм тәвәккәллеге иптәшләрен дә, командирларны да битараф калдырмаган. Чираттагы хәрби заданиене үтәгәндә Владимир Терехов дошман уты астында кала һәм сул кулын югалта.

- Мин уң кулыма таянып, окопка кадәр шуышып бардым, анда миңа сугышчан иптәшем жгут салып, зур ярдәм күрсәтте, мәңге онытырлык түгел. Бу хәлиткеч момент булды: тиз реакция һәм хезмәттәшемнең ярдәме минем гомеремне саклап кала алды бит. Алга таба сугышчан дустым белән 28 километрлап хәрәкәт иттек - мин кулсыз, ә ул миңа даими рәвештә жгут салып, повязкаларны алыштырып торды. Үзебезнекеләргә барып җиткәч, мине госпитальгә озаттылар, аннан инде комиссовать иттеләр, - дип искә ала герой.

Авыр сынауларга да карамастан, Владимир Тереховның рухы сынмаган. Күрсәткән батырлыгы өчен ул дәүләт бүләгенә - медальгә ия булган. Владимирның сугышчан батырлыгы тарихы барыбызны да илебезнең тынычлыгын һәм иминлеген бәяләргә, шулай ук көн саен безнең киләчәгебез өчен үз гомерләрен куркыныч астына куючыларны истә тотарга рухландыра.

Хәзерге вакытта махсус хәрби операция ветераны «Ветеран» реабилитация үзәгендә тернәкләнү уза, махсус тренажерларда сәламәтлеген ныгытуын дәвам итә. Махсус хәрби операция каһарманына алдагы көннәрендә ныклы сәламәтлек, имин, тулы тормыш теләп калабыз. Без синең белән горурланабыз, Владимир.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса