Тумыштан «военный»
Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген сакларга киткән якташларыбызның намуслы һәм фидакарь хезмәтләре турында ишетеп, алар өчен горурлык хисләре кичерәбез.
Түбән Мактама егете - шушы бистәнең башлыгы, Батырлык ордены кавалеры, подполковник Рамил Бәдретдинов нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе. Әлмәт җирлегендә аны белмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә якташыбыз Луганск якларында хезмәт итә, ул - танк батальоны командиры. Күпләр хәтерлидер, МХО зонасына ул узган ел контракт төзеп киткән иде. Рамил Әкрам улы белән минем үземә дә берничә тапкыр очрашып сөйләшеп утырырга туры килде. Әле дә хәтердә, махсус хәрби операция башлангач, аның шул ук елда илебез иминлеген сакларга китәсе, хәрби хәрәкәтләрдә катнашасы бик килгән иде. Түбән Мактама бистәсе башлыгы 2022-2023 еллар дәвамында МХО зонасына гуманитар ярдәм туплап җибәрү эшенә бар көчен куйды. Даими рәвештә полкларга гумконвойлар озатып йөрде. Гомерен хәрби тормыш белән бәйләгән, күпне күреп, күпне кичергән бу ут йөрәкле, ачык күңелле һәм чибәр ир хезмәтеннән бушаган вакытларда яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә дә үзеннән зур өлеш кертеп килде, Әлмәтнең танкистлар берлеген дә җитәкләде. Узган елны Рамил Әкрам улы Бәдретдинов «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә ия булды. Югары дәүләт бүләген героебызга тантаналы шартларда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.
Рамил Бәдретдинов үзе турында сөйләгәндә җиденче сыйныфта укыганда ук хәрби буласы килгәнлеген, мәктәпне бетергәч ике дә уйламый хәрби училищега барырга карар кылганын искә алган иде. Әтисе турында аеруча горурланып телгә алды ул.
- Әтием - сугыш ветераны, 1946 елга кадәр хезмәт иткән, Кенигсбергны алуда катнашкан шәхес. Хәрбиләргә хас патриотик рухның башлангычын миңа нәкъ менә ул салды. Халыктагыча, әтинең өч улы бар иде, икесе акыллы, өченчесе - хәрби. Шулай шаяртып әйтергә яратам. Сер түгел, заманында әтием тәмамлаган Ульяновскидагы танк училищесына керү теләге көчле булса да, беренче елны сәламәтлегем буенча мин комиссияне уза алмадым. Үзебездә бораулау кадрлары мәктәбендә укып чыктым да, нефть чыгару буенча оператор булып эшләп алдым. Кыш буе скважиналарда йөргәннән соң, язын мине кабат танк училищесына керергә чакырып алдылар. Шул һәрбер яшь кешедә була торган йөрәк шавы вакытлыча гына булган, күрәсең, бәхеткә, сәламәтлегем шактый ныгыган булып чыкты. Укыганда ук гаилә кордым. Училищены тәмамлау белән мине Балтыйк буе хәрби округына билгеләделәр. Клайпедага тормыш иптәшем Ландыш белән бергә киттек. Аннан соң 1987 елдан алып 1994 елга кадәр Байкал аръягындагы Сретенск каласында хезмәт иттем. Яшермим, паеклар бирсәләр дә, ул елларда хезмәт хакын вакытында түләмиләр иде, тик без сынатмадык, үзебезнең хуҗалыкта яшелчәләр үстереп, мал асрап гомер иттек. Ландыш белән икебез дә авыл тормышын белеп, хезмәт сөеп үскәнгә бу эшләр алай авыр тоелмады кебек. Балалар да бар бит әле, беренче чиратта аларны карарга кирәк. Менә шулай, хәрби кеше булгач, күчеп йөрүләр күп булды. Алга таба Билитуй, Самара, аннан Әлмәт. 1994 елны Россия гаскәрләренең беренче эшелоннары Чечня республикасы җирлегенә кертелде. 10 декабрь көнне безнең батальонны хәрби режимга күчерделәр. Ул чорда гаиләбез, балаларыбыз бар, алар бездән башка нишләр, дип торырга туры килмәде. Эшелоннарга төялеп Моздокка юл алдык. Солдатларны юлда өйрәттек. Өч тәүлек вакытыннан соң без сугышка килеп кергәндә, минем рота егетләре приказларны җиренә җиткереп төгәл үтиләр иде инде. Үземнең экипаж белән Грозныйны штурмлауда катнаштым, яраландым, контузия алдым. Госпитальләрдә дәваланырга туры килде. Әле кабат Чечняга барырга теләгән идем - җибәрмәделәр. Шулай да 1999 елны кабаттан чечен җиренә конституцион тәртип урнаштыру максатында барып кайтырга туры килде. Әлмәткә кайткач инде мин хәрби комиссариатта, аннан соң бераз ТКХ системасында эшләдем. 2015 елны Түбән Мактама бистәсе җирлегенә башлык итеп куйдылар, - дип билгеләп узган иде үзенең иң мөһим тормыш борылышларын Рамил Әкрам улы Бәдретдинов.
Ландыш ханым белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныклары өчен куанып туя алмыйлар. Быел аларның бергә тормыш корып яши башлауларына кырык ел тула икән. МХО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан чорда да Рамил Әкрам улы тик утыра алмый – тормыш иптәшенә хуҗалыкны алып барырга җиңелрәк булсын өчен каралты-кура тирәләрендә уңайлыклар тудыра. Рамил Бәдретдинов турында мин бары тик бер җөмлә генә әйтер идем - ул чын патриот һәм үз кыйбласына тугры шәхес. Якташыбызның үзенә һәм аның гаиләсенә имин тормыш теләп калабыз һәм мондый шәхесләрнең арабызда булуы белән чиксез горурланабыз. Туган якларыңа Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа, Рамил Әкрамович!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа