Курку белмәс командир
2022 елны махсус хәрби операция кысаларында өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң 26 яшьлек Раил һәм тагын берничә авыл егете солдатка алына.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген яклаучы якташларыбыз белән горурланмый мөмкин түгел.
Әлмәт җирлегендә туып үскән лачындай ир-егетләребезнең хәрби хезмәтләре вакытында күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре турында ишетеп-белешеп тору гына күңелләрне җылыта. Араларында хәрби операция игълан ителгән көннән башлап хезмәт итүчеләр дә байтак бит. Бүгенге язмабыз шундый каһарманнарның берсе – Тайсуган авылы асыл егетләренең берсе - Раил Амур улы Ризванов турында. Яңа ел бәйрәме алдыннан кыска вакытлы ялга кайткан әлеге батыр йөрәкле офицер белән очрашып, сөйләшеп утыру мөмкинлеге дә туды.
Казанда танк училищесы полигонында хәрби күнекмәләр узганнан соң алар МХО зонасына китәләр. Казанда булганда ук бөдрә чәчле Тайсуган егетен «Кудрявый»дип йөртә башлыйлар. МХО зонасында инде ул аның позывноена әверелә. Армиядә чагында Раил Ризванов танк частендә хезмәт иткән булган, соңыннан инде заводта газ коткару хезмәтендә эшли, спорт белән шөгыльләнә. Кыр шартларында барган хәрби хәрәкәтләр вакытында әлеге күнекмәләрнең бик кирәк булуына аеруча басым ясады Раил. Озак та узмый чандыр гәүдәле, курку белмәс Тайсуган егетен отделение командиры итеп билгелиләр, ә бүгенге көндә инде Раил Ризванов взвод белән командалык итә. Донецк юнәлешендә барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, РФ Президенты Указы белән «Кыюлык өчен» һәм РФ Оборона Министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре белән дә бүләкләнергә өлгергән ул.
- Хәрби тормыш үзгә инде ул. Өч ел дәверендә төрле чаклар булды булуын. Кыр шартларында хезмәтебез гадәттә блиндажларда уза. Алгы якта барган бәрелешләр вакытында әлбәттә солдатлардан җитезлек, игътибарлылык таләп ителә. Шуңа күрә дә командир буларак егетләрне хәрби күнекмәләргә өйрәтәм. Солдатларның патриотик рухы нык булуы да бик мөһим. Егетләрнең күңеле күтәренке, Җиңүгә ышанычлары нык булуы да куандыра. Шуны да әйтәсем килә, туган яклардан килгән гуманитарка һәм шәхси посылкалар да күңелләребезне бик җылыта. Ярдәм килеп тора, әле менә Яңа ел алдыннан да посылкалар исән-имин килеп җиткән иде. Бу уңайдан авылдашларга, райондашларга барлык хәрбиләр исеменнән рәхмәт җиткерәсем килә, - диде Раил Ризванов.
Чыннан да, командир булу – бик җитди вазифа. Сынатырга ярамый. Күп сөйләргә яратмаганлыктан, ике ай элек кенә җитди яралануы турында да артык җентекләп сөйләмәде Раил, бары тик Казанга госпитальгә барып, кабат табибларга күренеп кайтырга кирәк, дип кенә куйды.
Кыска вакытлы ялга кайткан улы өчен иң беренче чиратта әнисе Рәзилә борчыла. Ананың борчылуын аңларга була – өч улын ялгызы гына аякка бастырырга туры килгән бит аңа. Лениногорск районында туып-үсеп, Тайсуганга килен булып төшкән бу ханымга тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килгән. 2004 елда ире вафат булгач, өч малайны сабый чакларыннан ук тәрбияләп ничек аякка бастырганын Рәзилә ханым үзе генә белә. Рәзилә Ризванова инде озак еллар Габдрахман авылындагы райпо ашханәсендә хезмәт куя.
Кешене өмет яшәтә, диләр. Раил Ризванов үзе дә шундый фикердә. – Ничек кенә булмасын, илебез иминлеге өчен алга таба да көчебезне кызганмыйча көрәшәчәкбез, Җиңү безнең якта булачагына ышанычыбыз зур, - ди каһарман. Амин, шулай булсын. МХО зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләрне фәрештәләр үзләре саклап йөртсен, бәла-казалардан саклап торсын. Киткәннәргә туган якларына исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа