Ватанпәрвәрлек аның канында
Һәрбер чорның үз герое бар. Махсус хәрби операция зонасында батырлыклар күрсәтеп, дәүләт бүләкләренә ия булган каһарманнар Әлмәт җирлегендә байтак.
Бүгенге язмабыз шундый геройларның берсе – Ямаш авылында гомер кичерүче Алексей Николаевич Комбаров турында. Махсус хәрби операция зонасына ул улы Алексей белән киткән булган. Алар төрле җирдә хезмәт иткәннәр.
– Язмышы шул булгандыр инде, улым 2022 елның 6 ноябрендә батырларча һәлак булды. Алексей үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде, авылда аның истәлегенә мемориаль такта да куелды. Алексей белән бик горурланабыз – ир-егетләр намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда туган җиребезне кулга корал алып сакларга да әзер булырга тиеш. Мин үзем дә шундый булдым, гаиләдәгеләргә дә шундый тәрбия бирдем. Тумышым белән Лениногорск районы Иске Куак авылыннан. Әлмәт районы Ямаш авылында гаиләбез белән 1985 елдан бирле гомер кичерәбез. Минем һәм тормыш иптәшемнең бабалары – данлыклы фронтовиклар, Украинаны азат итүдә катнашканнар, бәлки шуңа күрәдер дә махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаганда мин үземдә зур ихтыяр көче, җаваплылык кебек хисләр тойдым, шул ук вакытта искиткеч тәҗрибә тупладым дисәм дә була. Иң мөһиме – хәрби шартларга яраклашырга, үземне кулда тотарга, югалып калмаска өйрәндем. 2022 елда әле мин «Транснефть-Прикамье» компаниясендә каравылчы булып эшли идем. Безне өч айга стратегик мөһим объектларны, күперләрне сакларга дип командировкага җибәрделәр. Шулай итеп Ростов-Дон каласында мин РФ Оборона министрлыгы белән өч айга контракт төзедем. Күпмедер вакыттан соң Луганскига юл алдык. Алга таба инде безне Красный Лиман яклары колач җәеп каршы алды. Биредә мин чын мәгънәсендә хәрби дуслыкның ни дәрәҗәдә ныклы булуына төшендем. Монда объектларны да сакладык, фронт киселешендә хәрби бәрелешләрдә дә катнаштык. Шушында Пермь якларыннан килгән Юрий Ершов белән аерылмас иптәшләргә әверелдек, авыр вакытларда бер-беребезгә ныклы терәк булдык, бүген дә бик матур гына аралашып торабыз. Иң якты вакыйгаларның берсе – көтмәгәндә Кременная торак пунктында улым белән очрашу булгандыр. Ул вакытта шатланыштык та, елаштык та, – дип искә ала Алексей Николаевич. Кременнаядагы хәрби хәрәкәтләр вакытында күрсәткән каһарманлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
– Бүләкләнүем турында мин соңыннан гына, дәүләт бүләге Казанга кайтып төшкәч кенә белдем. Бу минем өчен дә, гаиләм өчен дә зур куаныч булды. Аны тантаналы шартларда миңа элеккеге район башлыгы Тимур Нагуманов үзе тапшырды, – дип искә алды Алексей Николаевич.
Алексей Николаевич Комбаров туган җиренең иминлеге өчен янып-көеп йөрүче чын патриот. Олы яшьтә булуына да карамастан, ул әле һаман да махсус хәрби операция зонасында алган хис-кичерешләре, хатирәләре белән яши, очрашуларда булып, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнаша.
– Махсус хәрби операция зонасыннан кайткач та әле күңелем белән хезмәттәшләрем янында идем, күпмедер вакыттан соң кабат китәргә дип тә уйлап йөрдем. Күптән түгел лаеклы ялга чыктым, хәзер инде хуҗалыкны карап, оныкларны кайгыртып торам. Бар теләгем – махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребез үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар, – дип тәмамлады сүзен Алексей Комбаров.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа