Әлмәт таңнары

“Әлмәт таңнары”ның хәйрия эстафетасы 19 баланың хыялын тормышка ашырды [+ФОТОЛАР]

2015 елда безнең газета игълан иткән "Сабыйга бәхет бүләк ит!" хәйрия эстафетасы 19 баланы сөендерде.

Сез могҗизаларга ышанасызмы? Ә әкиятләрдәге кебек хыялларның бер мизгелдә тормышка ашуына? Кыш бабай дигән тылсымчының барлык теләкләрне чынга ашыручы икәнен дә хәтерлисезме? Тормыш мәшәкатьләренә бирелеп дөнья могжизалары, әкияти мизгелләр турында уйланмыйбыз шул... Ә күңел, ничәдә булса да, барыбер сабый бала төсле - могжиза көтә...

Аеруча балалар Кыш бабай тылсымына мохтаҗ. Кемнәргәдер тулы бәхет өчен бер кап тәм-том да җитә, ә икенчеләрнең күңелләрендә игътибар һәм наз белән дә бәхет очкыны кабызып була. Мондый вакытта тормыш тарафыннан кимсетелгән сабыйлар күз алдына килеп баса. Ата-аналарыннан ятим калган балалар, инвалид коляскаларында гомер итәргә мәҗбүр булган малай һәм кызлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр әйләнә-тирәбездә шактый. Берничә минутка булса да һәммәсенә бәхет өләшәсе килә... Аеруча Яңа ел төнендә күңел һәр сабый теләгән хыялларның чынга ашуын тели.

2015 ел "Әлмәт таңнары" өчен аеруча истәлекле булды - без 25 еллык юбилеебыз йолдызлыгы астында яшәдек, эшләдек. Хәтерләсәгез, әлеге уңайдан узган ел ук шәһәр һәм район күләмендә хәйрия эстафетасы игълан итеп, "Сабыйга бәхет бүләк ит" акциясен башлап җибәргән идек. Максатыбыз авыр хәлдә калган, мөмкинлекләре чикләнгән, ятим балаларны сөендерү иде.

Ислам Зиннуров безнең акциянең беренче герое булды. Зиһенле, чибәр, замана технологияләре белән кызыксынучы яшүсмернең барысы да яхшы кебек, әмма аңа Ходай Тәгалә иң кадерлесен - сәламәтлекне мулдан бирмәгән. Балада гомергә ияреп баручы куркыныч авыру - церебраль паралич. Яшь ярымлык вакытында әтисез калып, хәзер әнисе һәм әбисе белән генә яшәүче самими бу сабый Кыш бабайдан планшет сораган булган. Газета хезмәткәрләре һәм изге күңелле шәһәрдәшләребез ярдәме белән без аның бу хыялын тормышка ашырдык. Кыш бабай кулыннан үзе хыялланган бүләген алган Исламның ул вакытта күзләре ничек балкуын газета битләре аша сурәтләп кенә күрсәтә алмасбыздыр...

Менә шундый матур нотада башланган юбилейлы елыбыз изге гамәлләргә бай булды. Акциябезне куәтләп, безгә шәһәребезнең массакүләм мәгълүмат чаралары да кушылды. Һәммәгезгә дә зур рәхмәт, коллегалар!
Бездән эстафетаны кабул итеп алган Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте язмыш тарафыннан кыерсытылган апалы-энеле Мазневларга, "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясе исә 85 яшьлек әбисе тәрбиясенә калган, кечкенәдән гарипләнгән Михаил Охотниковка ярдәм күрсәтте. "Знамя труда" газетасы хезмәткәрләре Вәлиуллиннар гаиләсендә тәрбияләнүче дүрт баланы, "Луч" телекомпаниясе ике оныгын тәрбиягә алган Рәшидә ханым гаиләсен сөендерде. "Альметьевский вестник" газетасы язмыш тарафыннан кыерсытылган нәни Ильяс Сәйфуллинга бүләк ясады, "Стиль и совершенство" журналы балачактан инвалид булган ике бала үстерүче Ирина Горячеваның, "Аксу" радиосы алып баручысы Мәдинә Гайнуллина аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче Реналь Гомәровның, "ТНВ" каналының көньяк-көнчыгыш төбәге буенча үз иҗат төркеме ата-ана назыннан мәхрүм Егор Хәмитовның хыялын тормышка ашырса, бүген "Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте дә акциягә кушылып, инвалид кыз - Гөлназ Шаммазовага ярдәм кулы сузды. Елны йомгаклап, безнең коллектив Наил, Камилә һәм Самат Фәтхиевләргә бүләк ясады.
Шулай итеп, журналистлар булышлыгы белән ел әйләнәсендә 19 баланың теләк-хыяллары тормышка ашты, ике дистәгә якын сабыйга бәхет бүләк ителде.

Нокта куймыйбыз!
Әкиятләргә ышанып, могжизалар көтеп яшик әле. Тормыш матур һәм аның кадерен белик! Ә изге гамәлләр, кылган яхшылыклар, һичшиксез, меңе белән кире әйләнеп кайта ул. Бу изге эстафетага да без нокта куймыйбыз. Игелек кылыр өчен юбилейлы еллар, бәйрәмнәр, муллы-мулсыз вакытлар да кирәкми. Бары тик изге ният һәм теләк кенә булсын...

Филүзә Хәмидуллина
Фотолар архивтан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: