Әлмәт таңнары

Сакланыр вакыт җитте

Грипп һәм көчле респиратор-вирус авыруы (ОРВИ) киң таралган йогышлы авырулардан санала. Авырган кешедә хәлсезлек, температура кү-тәрелү, баш, мускуллар һәм буыннар авырту, борынның лайлалы тышчасы, трахеялар һәм бронхлар зарарлану күзәтелә. Томау төшә, тамак авырта, коры ютәл башлана. Көчле респиратор-вирус авыруын һәм гриппны профилактикалау максатында вак- цинация үткәрелә яки вируска каршы торучы...

Грипп һәм көчле респиратор-вирус авыруы (ОРВИ) киң таралган йогышлы авырулардан санала. Авырган кешедә хәлсезлек, температура кү-тәрелү, баш, мускуллар һәм буыннар авырту, борынның лайлалы тышчасы, трахеялар һәм бронхлар зарарлану күзәтелә. Томау төшә, тамак авырта, коры ютәл башлана.
Көчле респиратор-вирус авыруын һәм гриппны профилактикалау максатында вак- цинация үткәрелә яки вируска каршы торучы препаратлар кулланыла. Вакцинация авыруның катлаулануын һәм үлем очракларын азайта. Балалар арасында иммунизация үткәрү аларны саклап кына калмый, алар белән бәйлә-нештә булган өлкән кешеләр арасында үлем-китемне дә киметә.
Вирус инфекциясе вакытында антибиотиклар файда- сыз. "Колдрекс" һәм "Терафлю" кебек дарулар да авыру- ның симптомнарын гына бетерә, ә аның сәбәпләренә тәэсир итми. Организмның авыруларга каршы торучанлыгы да бик мөһим.
Көзге-язгы чорда йокының җитәрлек булуы (кимендә 7-8 сәгать), физик активлык (саф һавада йөрү), сулыш гимнастикасы элементлары булган зарядка ясау зарур. Туклану тулы кыйммәтле булырга тиеш. Күбрәк С витаминына бай булган җиләк-җимеш, яшелчә ашарга кирәк. Дисбактериоз һәм ашказаны-эчәк трактында авыру булган кешеләргә бактериаль пре- паратлар, үт кудыру чаралары, ихтыяҗ туганда азык эшкәртү ферментлары кулланырга кирәк. Бу чорда шулай ук витаминнар, селен, цинк һәм бакыр кебек иммун системасына турыдан-туры тәэ- сир итүче микроэлементлар кулланану да бик файдалы.
Организмга магний җит-мәү очракларына аерым тукталасы килә. Магний 300 дән артык ферментның формалашуына һәм активлыгына йогынты ясый. Яшел тәм-ләткечләр, чикләвекләр, диң- гез продуктлары, карабодай, сыер ите һәм башкалар магнийга бай ризыклардан санала. Профилактика максатында составында магний булган поливитаминнар, минераль комплекслар яки магний оротаты кулланырга тәкъдим ителә.
Грипп һәм көчле респиратор-вирус авыруы вакы- тында биналарны ешрак җилләтергә һәм юешләп юарга, саф һавада күбрәк йөрергә, халык күп җыелган урыннарда сирәгрәк булырга, индивидуаль саклану чараларыннан файдаланырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Грипп билгеләре сизелгәндә кичекмәстән ме- дицина ярдәменә мөрә- җәгать итәргә. Авыру кеше өйдән чыкмаска тиеш. Йөт-кергәндә һәм төчкергәндә авызны һәм борынны кулъяулык белән капларга һәм кулланганнан соң аны шунда ук юк итәргә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров