Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

"Йөрәкләр елъязмасы" Бөтенроссия акциясе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү чараларын уздыру максатында РФ Мәдәният министрлыгы, Яндекс компаниясе, Россия ветераннар союзы һәм "Үлемсез полк" хәрәкәте "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" ведомствоара проекты кысаларында "Йөрәкләр елъязмасы" Бөтенроссия акциясен уздыру инициативасы белән чыкты.

Анда катнашу өчен Бөек Ватан сугышы  темасына багышланган шигырь белән видео яздырырга кирәк.   Үзегез белән таныштыру (ФИО, сыйныф, шәһәр), шигырьне кемгә багышлауны әйтү мәҗбүри, әсәрнең авторын һәм исемен язарга кирәк.

Язма 15 секундтан алып 5 минутка кадәр булырга мөмкин. 
Видео ким дигәндә 1280*720 пиксельле  булырга тиеш.

Акциядә катнашучы укучылар  Бөек Ватан сугышы ветераннарын котларга яки сугыш турында шигырь укып батырларны искә ала ала. 
Моның өчен катнашучыларга яздырылган видеоны 8 майга кадәр  letopisserdec@yandex.ru почтасына җибәрергә һәм социаль челтәрләрдә #летописьсердец, #культурныймарафон хештеглары белән урнаштырырга тәкъдим ителә. 

Акцияне үткәрүдә катнашкан мәдәният волонтерлары видеоязмаларның  барысын да "Яндекс. Эфир"да тәкъдим итәчәк.
Шулай ук видеороликта Бөек Ватан сугышы  катнашучысының портретын да урнаштырырга мөмкин.  Ул чакта видео  акциянең «Үлемсез полк»  – moypolk сайтында чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса