Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Ветераннарга ике ай рәттән бүләк ясала

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына РФ Президентының 26.02.2015 елгы «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе гражданнарының кайбер категорияләренә бер тапкыр акча түләү турында»гы 100 санлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Пенсия фонды билгеле бер категория гражданнарга социаль түләүләр түли.

Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар һәм аларның союздашлары булдырган концлагерьлар, гетто һәм башка мәҗбүри ябып тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннары, фин сугышы, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары, үлгән Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына 7 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Республикада андый түләүләрне 11,7 мең кеше алачак.

Моннан тыш, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның маена кадәр тылда кимендә алты ай эшләүчеләргә (СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә вакытлыча эшләү искәрмә булып тора), Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр, шулай ук нацист концлагерьлары, төрмә һәм геттоның элеккеге әсирләренә 3 мең сум түләүләр каралган. Бу түләүләрне 65,5 мең татарстанлы алачак.

Пенсия фонды тарафыннан барлык түләүләр дә финансланган һәм апрель-май айларында билгеләнгән график нигезендә пенсия белән биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса