Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Тыңланмый калган концерт

Үкенечле булып калган бер хатирә гомер буе күңелемдә йөрде - сугыш башланган көн. Миңа хәзер 95 яшь. Бу вакыйганы хәтерләүчеләр дә, белүчеләр дә юктыр.

Элек артистлар чегәннәр сыман атка төялеп, авылдан-авылга концерт куеп йөриләр иде. 22 июнь - ял көнне Рәшит Ваһаповлар бригадасы безнең авылда концерт куярга тиеш иде. Бу дөм караңгы авыл өчен бик зур вакыйга. Без, яшь җилкенчәк, миңа ул вакытта 15 яшь, түземсезләнеп, дулкынланып кич җиткәнне көттек. Төш җиткәндәрәк колхоз идарәсенә телефоннан: «Немец илбасарлары сугыш башлаган» дип шалтыраталар. Халык өнсез калды, концерт онытылды. Рәшит Ваһаповлар да атларына баяннарын төяп, район үзәгенә, Теләнче Тамакка кайтып киттеләр. Менә шулай халкыбызның бөек җырчысы Рәшит Ваһапов сугыш башланган көнне хәзергечә Тукай районы, ул вакытта Ворошилов районына караган Карашай Саклау авылында иде. Гомерем буе шул тыңланмый калган концертны күңелем белән көтеп яшәдем. Радиодан Рәшит Ваһапов башкаруында «Фирдәвескәй», «Нурия»ларны тапшырганда һәрвакыт шул дәһшәтле сугыш башланган көн искә төшеп, күңелне тырный торган булды.

Сафия әбиегез

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса