Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Түбән Абдул ветеранын зурлады

Түбән Абдулда яшәүче тыл ветераны Хафизә Мозаффарова 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

 Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Ветераннар янәшәдә яши» акциясе кысаларында Авыл тарихы музее коллективы җирлек башлыгы, Түбән Абдул ветераннар советы рәисе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. 

Алар юбилярга иң җылы теләкләрен җиткерделәр, РФ Президенты, Әлмәт районы башлыгы исеменнән котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

Хафизә Хәсәнша кызын күпбалалы гаиләдә дөньяга килгән. Очрашу барышында ул балачагына туры килгән сугыш елларында күргән авырлыклары, колхоз эше турында сөйләде. 
Хафизә Хәсәнша кызының үз балалары булмаса да, ул туганнары тәрбиясендә яши.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса