Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Тайсуганда яшәүче әбине 85 яшьлек юбилее белән котладылар

Шушы көннәрдә Хәйрикамал Фаиз кызы Шәйхлисламованы 85 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә шәһәр ветераннар советыннан, Тайсуган авылы ветераннар советыннан, сәламәтлек саклау идарәсе һәм туберкулезга каршы диспансерның ветераннар советларыннан кунаклар килде.

Диспансерда ул санитарка булып эшләгән, лаеклы ялга да шушыннан чыккан.

Тыл хезмәтчәне Бөек Ватан сугышы елларында мәктәптә җыештыручы булып эшли. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

Хәйрикамал әби мәчеткә йөреп гарәп телен өйрәнә. Рәхәтләнеп гарәпчә яза, укый. Бүгенге көндә ул туган авылында улы Радик тәрбиясендә гомер кичерә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса