Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Татарстанның 6 меңнән артык ветераны Җиңүнең 75 еллыгына яңа фатир алды

Программаны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды гамәлгә ашырды.

6 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны Бөек җиңүнең 75 еллыгына яңа торак алды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Марат Зарипов хәбәр итте.

«Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 елда Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын тәмамлады. Әлеге программаның соңгы катнашучысы май аенда Җиңү көне алдыннан фатир алды. Программаны тормышка ашыру барышында барлыгы 6 меңнән артык ветеран торак алды", - дип билгеләп үтте Зарипов.

Агымдагы елның май аенда Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны 93 яшьлек Бибинур Лотфуллина фатир алды, ул элек документлардагы хаталар аркасында иске йортта уңайсыз яшәргә мәҗбүр булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса