Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Татарстан телевидениесендә "Җиңү көне" телемарафоны иртәнге җидедә башланып китәчәк

Җиңү Көнендә Республика телеканалларында трансляцияләренең тулы программасы билгеле булды. Телемарафон 7 сәгатьтә башланып китәчәк.

7.00 - 10.00  сәгатьләрдә   Җиңү паркыннан һәм Казанның истәлекле һәм тантаналы чараларның туры трансляциясе.

9:10 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу мемориалына һәм  һәлак булган сугышчыларның аналары һәм толлары монументына чәчәкләр салу тантанасы башланачак.

9:30 сәгатьтә Татарстанда Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган мөһим вакыйгаларның берсе - Совет солдатына яңа монумент ачу булачак.

Шуннан соң Россия телеканалы Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү байрагы белән Ми-8 вертолет төркеменең очышын күрсәтәчәк.

10:00 сәгатьтә «ТНВ» телеканалы Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен күрсәтәчәк. Шуннан соң  бер минут тынлык игълан ителәчәк. 

12: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның видеокотлавының трансляциясе башланачак. 

12:20 сәгатьтә телеканалдан Казансу акваториясе өстеннән «Ак аккош» Ту-160 бомбардировщигы очышын күрергә мөмкин булачак.

13: 15 сәгатьтә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты трансляциясе башлана.

15:00 сәгатьтә «Үлемсез полк» акциясенең телевизион версиясе башланып китә.

19:00 сәгатьтә  «Бер минут тынлык " Бөтенроссия акциясе игълан ителәчәк.

21:50 сәгатьтә  "ТНВ" каналында Казансу акваториясе өстендәге салютны онлайн режимда  карап булачак.
 Аннары "Җиңү фонариклары" Бөтенроссия акциясе күрсәтеләчәк.

"Татарстан-24" телеканалы  7.00 дән  23.00 сәгатькә кадәр кадәр  Җиңү көнетелемарафонын үткәрәчәк. 
Тамашачылар «Достояние Республики — Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана» проектын һәм 1945 елгы Җиңү Парадының төсле версиясен карый алачак.

Фото:Салават Камалетдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса