Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китабын бүләкләү акциясе уздырылачак

Китапның бастырылуын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплады.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китабы бастырылган. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренче чыганакларга да мөһим урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән. Хәтер китабына ветераннарыбызның сугыш еллары һәм армый-талмый хезмәт иткән еллары турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Китап киң укучылар даирәсенә, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында бары тик мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Истәлекле китап яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү, Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.

Китапның бастырылуын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплады.

Шул уңайдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты 25.06.2020-03.07.2020 елда «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китабын район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру акциясен оештыра. Акция кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ җитәкчеләренең китапны шәхсән тапшыру өчен чыгулары планлаштырыла.

Акцияне тантаналы рәвештә район башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, үзәк район һәм шәһәр китапханәләре җитәкчеләре, мәктәп үзидарәсе активистлары катнашында муниципаль районнарның һәм шәһәр төбәкләренең үзәк мәйданчыкларында үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса