Әлмәт таңнары

Солдат 74 елдан соң Әлмәткә кайтты

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы башланган көнне искә алдылар.

Аларның барысы да кемнеңдер атасы, баласы, улы, абыйсы иделәр. Алар барысы да балаларын, ата-аналарын, эне-сеңелләрен яклап көрәшкә күтәрелде. 1500 көн барган дәһшәтле сугышларда кемдер яраланды, кемдер хәбәрсез югалды, кемдер мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калды. 70 елдан артык вакыт узса да ул көннәр һич онытылмый, ә бәлки Бөек Ватан сугышы кайтавазы булып әледән-әле хәтеребездә яңгырап тора. Шуңа да каһарманнарыбыз - ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары хакында кайгырту республика һәм район җитәкчелеге каршында торган төп бурычларның берсе ул.

Әлмәтлеләр өчен Хәтер һәм матәм көненә әзерлек күпкә алдан - Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган чараларны узгач та башланды. Ягымлы майның бер көнендә Әлмәтнең берничә гаиләсен генә түгел, гомумән, бөтен шәһәр һәм районны шаулаткан хәбәр таралды: Псков өлкәсенең Харино-Бор авылы тирәсендә "Поиск" отряды Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбыз эзенә төшкән. Дәһшәтле яуларда һәлак булган солдатларның өчесе - Сәхап Фәхертдин улы Фәхертдинов, Әхмәт Рәхимҗан улы Рәхимҗанов һәм Яков Михаил улы Киршин - Әлмәт районыннан. Хәбәр сугыш каһарманнарының якыннарына килеп ирешүгә үк, якташларыбызны туган ягына кайтарып җирләү нияте тормышка ашырылуга керешәләр. Шулай итеп 12 июнь көнне башланган җаваплы һәм олуг ерак сәфәр уңышлы гына тәмамланып, 22 июнь көнне якташларыбызның сөякләре туган туфрагына иңдерелде.

Тумышы белән Кичүчатныкы булган Әхмәт Рәхимҗановны туган ягына кайтаруга аның оныгы Марсель Рәхимҗанов алына. Бер якка 2000 км чамасы араны узарга Марсель абый эшли торган "Татех" җәмгыяте, шулай ук "Баулюкс" оешмасы ярдәмгә килә. Әлмәтлеләр белән бергә туган ягына Алабуга районы кешесен дә алып кайталар.

- Юлыбыз бик авыр, озын булды, "Поиск" отряды егетләре билгеләнгән урынга җиткәч тә 100 чакрымнар араны сазлыклар аша узарга ярдәмләшеп, бабам һәлак булган урынны, аның каскасын, итекләрен, хәтта сакланып калган коралын да күрсәттеләр. Ни кичерәмме? Әлбәттә, дулкынлану һәм каһарман бабам белән чиксез горурлану, - дип сөйләде Марсель Рәхимҗанов солдатны соңгы юлга озату җыенында.

Әхмәт Рәхимҗан улы Кичүчатта 1912 елда туа. Фронтка ул 1941 елның 23 июнендә алына һәм беренче айларында ук хәбәрсез югала. Туган ягында аның ике хатыныннан өч баласы кала. Әтисенең туган ягына "кайтуын" күрү бары тик олы кызы Фәүзиягә генә насыйп була.

- Мин әтиемнән бик нәни калганмын, шуңа да аны хәтерләмим. Ләкин бу көннәргә чаклы гомер биргән Раббыма рәхмәтлемен, - дип сөйләде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә.

Совет солдатын озатырга аның күпсанлы туганнары, нәсел дәвамчылары, авылдашлары җыелган иде (әйтергә кирәк, Әхмәт Рәхимҗанов күренекле Ризаэддин Фәхреддинның өченче буын туганы булып чыкты). Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, аның урынбасарлары, хәрби комиссариат җитәкчелеге, хәрби берләшмәләр, сәяси партия вәкилләре, активист яшьләр катнашты.

- Еракта шәһит киткән содатларның күпме еллар узгач та туган якларына кайтуы могҗиза бит. Димәк хәтер яши, ул мәңгелек. Безнең буын бу эшне лаеклы дәвам итәргә тиеш, - диде Айрат Хәйруллин.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Әхмәт Рәхимҗановның медальоны белән бергә аның эчендә әйбәт сакланган, шуңа да солдатның шәхесен ачыкларга мөмкинлек биргән язуны кызы Фәүзия Садыйковага тапшырды. Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җеназа укыганнан соң, солдатны Кичүчат каберлегендә солдатларга тиеш хөрмәт белән җирләделәр.

Реклама

Шуңдый ук чара Нагорное авылында да узды. Биредә 1914 елда туып, шуннан фронтка чакырылган Яков Киршинның апасының кызы Мария Максимовна Баранова яши.

- Аның балалары юк иде, шулай да абый турында хәбәр ишетүгә өметләнеп яшәдем. Менә инде ул хәзер үзенең әти-әнисе, ике туганы янында бакыйлыкка китәчәк, - дип сөйләде мәрхүмнең сөякләрен туган туфрагына иңдергән вакытта Мария әби.

Шулай ук Псков өлкәсендә табылган Урсалбаш авылы кешесе Сәхап Фәхертдинов исә һәлак булган урында туганнар каберлегендә җирләнгән.

Хәтер һәм матәм көненә багышланган чаралар шәһәребезнең мәңгелек ут мемориаль комплексы янында төгәлләнде.

- Фронтта һәлак булган яки хәбәрсез югалган соңгы солдат табылганчы сугыш әле дәвам итә, - диде Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында.

Биредә шәһәр җәмәгатьчелеге һәйкәлгә чәчәкләр салды, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: