Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

“СМП-Нефтегаз” 4 мең ветеранны бушка сыйлады (+фотолар)

Бу көннәрдә урамда күкрәкләренә орден-медальләрен таккан сугыш һәм тыл каһарманнарын еш күрергә була. Җыерчыклы йөзләрендә - елмаю. Аларның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралардан әнә шулай канәгатьләнү хисе белән кайтып килешләре. "СМП-Нефтегаз" ААҖ дә 9 Май алдыннан өч көн дәвамында өлкәннәргә бәйрәм бүләге ясады.

Дөресен әйтергә кирәк, "СМП-Нефтегаз" компаниясе тарафыннан байтак кына шәфкатьлелек акцияләре уздырылды, Әлмәт районы белән беррәттән якын-тирә төбәкләрдәге хәйрия чараларына да өлеш кертелде. Предприятие каршында төзелгән "Яз" фонды аша гына да тулаем алганда 750 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Бу юлы алар шәһәрдә һәм районда яшәүче 4 меңләп кешене - барлык сугыш ветеранын да үзләренә кунакка чакырып, хөрмәт күрсәтергә уйлаган. "Каян шуның кадәр кешене сыйдырып бетерергә кирәк?" - дип гаҗәпләнер газета укучыларыбыз. Моның сере бик гади.

- Без быел ашханәгә капиталь ремонт уздырдык. 100 һәм 150 урынлык матур дизайнлы ике зал ясалды, заманча җиһазлар кайтарылды. Пешекчеләребез менә дигән, телне йотарлык ризыклар әзерлиләр. Ә нигә кадерле ветераннарыбызны кунак итмәскә?! Компания җитәкчелеге әнә шундый иницатива белән чыкты. Шулай итеп без 5, 6, 7 май көннәрендә сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен кабул итәргә булдык. Бу гамәлебез белән без аларга ихтирамыбызны, аларның батырлыклары алдында баш июебезне, иркен тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәтебезне белдерәсебез килде, - дип аңлатып үтте бүлек начальнигы Светлана Чайковская.

"СМП-Нефтегаз"ның яңартылган ашханәгә ветераннарны чакыруы халык арасында тиз таралды. Һәм беренче көннән үк иртәнге сәгать уннан көндезге икегә кадәр ашханә ишеге ябылып тормады. Бер күрешү - үзе бер гомер. Өлкәннәр арасында бирегә килгәч танышларын очратучылар да күзәтелде. Күпме хатирәләр яңартылды!

Кайберләре бирегә үзләре юл тоткан, икенчеләрен территориаль иҗтимагый Совет мөдирләре туплап алып килгән. Мәгълүм булганча, бүген предприятиеләре таркалганнар да аз түгел. Ветераннар үзләрен кимсетелгән итеп тоймасын өчен аларны шәһәрдә ТОСларга беркетергә тырышалар. Бүген иҗтимагый Советларга беркетелгән 834 ветеран исәпләнә. "СМП-Нефтегаз" үзе дә 10 нчы ТОСның баш предприятиесе булып тора. Шуңа да эш урыннары булмаган өлкәннәрнең күңел халәтләре яхшы таныш компаниягә.

Ветераннар ашханәдә бушлай сыйланып кына калмады, рәхәтләнеп концерт та карады. Муниципаль хезмәт институтының җырга-моңа оста студентлары бер-берсен алыштыра торды. Ә инде азактан бүләк тә - "Алсу" фирмасы чыгарган матур оекбашлар да бирелгәч, шатлык һәм рәхмәтнең иге-чиге булмады.

- Сугыш һәм тыл ветераннары арасында өйләреннән чыга алмаучылар, хәрәкәтләнмәүчеләр дә бар. Әлбәттә, алар безнең ашханәгә килә алмый инде. Безгә шалтыратканнарга, аш-суны һәм бүләкләребезне өйләренә илтеп бирәбез. Озатып йөрүче кешеләре белән килгәннәрнең икесенә дә игътибар күрсәтелә, - диде Светлана Чайковская.

Компания алар өчен үзләренеке һәм чит ветераннар дигән төшенчә булмавын тагын бер кат раслады. Ә бит өлкәннәргә күп кирәкми. Тәмле тел, ачык йөз, игътибар, кечкенә генә булса да бүләк - "Татнефть" ише эре предприятиеләрдән сыйланып кайткан күршеләре алдында горур гына сер бирмичә "эш урыныбыз юкка чыкса да, безне дә онытмыйлар, хөрмәт итәләр" дияргә шул да җитә.

Людмила Попова, 84 яшь:

  • Сугыш чорында мин Кыргызстанда яши идем. 1941 елда миңа ун яшь тулды. Ир-атларны фронтка алып бетерделәр. Без балаларны, хатын-кызларны мамык җыярга җибәрделәр. Әлмәткә 2001 елда, 70 яшемдә кайтып төпләндек. Барлык ветераннарны "СМП-Нефтегаз"ның Төзүчеләр проспектындагы 57 нче йортта урнашкан ашханәгә чакыруын җирле телевидение буенча ишеттем. Җылы каршыладылар, тәмле итеп сыйладылар. Безгә шулай хөрмәт күрсәткәннәре өчен бик зур рәхмәт.

Мәсхүт Сираҗович Сираҗев:

- Мин сугышта катнашмадым. Без, соңгы чакырылыш егетләрне 1944 елдан Суслонгерда фронтка җибәрергә әзерли башлаган иделәр. Җиңүне дә шушында гына каршыларга туры килде. 1945 тә эшелонга төяп Көнчыгышка алып киттеләр. Порт-Артурда 7 ел хезмәт итеп кайттым. "Строймеханизация" трестының УМР-1 дә эшләгән идем. Хәзер ул юк инде. Мине ТОСка беркеттеләр. Бүгенге акция өчен "СМП-Нефтегаз"га рәхмәттән башка сүз юк. Игелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын!

Фатыйма Яхина:

- Мин фронтка 19 яшь чагымда үз теләгем белән киттем. Дошманга каршы зенитчы булып көрәштем. Җиңүне Варшавада каршыладык. әлмәттә 30 елдан артык ветеран эшендә катнаштым. Бүгенге акция турында да ветераннар советыннан ишетеп белдем. Чакырулары, безне сыйлаулары, кадер-хөрмәт күрсәтүләре өчен компаниягә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Безгә монда бик ошады. Ашханә бик матур, хезмәт күрсәтүче кызлар да ягымлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса